Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чеп-чеп чебиләрем

Кызыл Әтәч елы якынлашып килгәндә, 50 әтәче, 3 мең тавыгы, 54 мең чебие булган яшь эшмәкәр - Динарис Заманов белән аралашык.

Үзе шәһәр егете булса да, кош-корт үрчетү белән кызыксынып киткән.
- Ике ел Чаллы-бройлерда эшләдем, бәлки шуңа да бу эшне башларга күңел тарткандыр, - ди Динарис.
Яшь эшмәкәр бу өлкәдә 2012 елдан эшли. Башлап җибәргәндә, 5 мең баш чебие, 1мең баш казы булган. Ә хәзер чебиләрнең санын 54 меңгә җиткергән, киләчәктә алар 100 меңгә тулыр дигән планнар белән йөри. Шул ук вакытта мөгезле эре терлек үрчетергә дә өлгерә, бу эшкә 2007 елда керешкән булган.
- Чебиләрнең үсеше өчен шартлар тудырылырга, мәсәлән, идәндә 35 градус җылы сакланырга, һава дымлылыгы 60-70 процент булырга тиеш. Үсеп килүче чебиләрнең 3 проценты тернәкләнми. Дүрт ай үстергәч, сата башлыйбыз. Алабуга районы буйлап сатып йөрүдән тыш, Саратов һәм Мәскәүдән дә килеп алалар. Яңа хуҗаларында берәр айлап үскәннән соң, йомырка сала башлыйлар, - дип сөйли Динарис.
Моннан тыш, аның 3 мең тавыгы һәм 50 әтәче бар. Әтәчләре дә гади түгел: "Родонит-3" токымлы, алар буйга да зуррак һәм аяклары да озын. Ә моңа кадәр "Хайсекс Браун" токымлыларны үрчеткән, алар гәүдәгә кечкенәрәк булган.
- Гадәттә, бу чебиләрнең 2 проценты гына әтәч, калганнары тавык була,- диде ул.
Башка хуҗалыктан килүчеләрне кертмәскә тырыша, аның биредә дезинфекция үткәрелгән, алар белән инфекция керергә мөмкин икән. Ишектән кергәндә, без дә күбекле келәм аша үттек, бу - үзенә күрә аяк киеменә ияреп килгән микробларны үтерү чарасы.
- Кечкенә чебиләр авыруларга дучар ителгән була. Алар янында шауларга да, кычкырып сөйләшергә дә ярамый, бу аларны борчый, - дип тә өстәде Динарис. Ул 2014 нче елда 1 миллион 700 мең сум күләмендә грант алган. Бу акчалар икенче кош-корт җитештерү корпусы салуга тотылган, яңа бинада чебиләрнең бер өлеше яшәячәк. Алар өчен инде барысы да әзер икән. Яшь эшмәкәр грант алуына шатланып:
- Бу минем өчен зур ярдәм булды, эш тизрәк алга китте. Бу корпусны үз көчем белән генә җиткергән очракта, 3-4 ел кирәк булыр иде, болай күпкә азрак вакыт китте, - диде.
Хәзерге вакытта биредә 8 хезмәткәре бар. Катнаш азыкны да үзләре әзерли.
- Эше четрекле булса да, кереме яхшы, - ди ул.
Әтәч елын каршылаганда, Яңа ел табынына кош итен куярга ярамый дигән ышануны ишеткәне дә юк.
- Кызыл Әтәч елы миңа уңыш китерер һәм мин үстергән чеби, тавык, әтәчләрне күпләп сатып алырлар, дип уйлыйм, - ди Динарис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев