Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чикләнгән мөмкинлекләр белән чикләнмәгән тормыш

Яшьләр һәм инвалид балаларның "Мәрхәмәтлелек планетасы" төбәк җәмәгать оешмасының рәисе Таңсылу Хөснуллина активистлар, волонтерлар, ата-аналар һәм мөгаллимнәр белән бергә, башкалабызда, бөтен дөньяда билгеле австрияле җәмәгать эшлеклесе, язучы Ник Вуйчич белән очрашты.

Таңсылу Хөснуллина шул очрашудан алган тәэсирләрен безнең белән уртаклашты.
Ник Вуйчич - легендага әверелгән кеше, аның куллары да, аяклары да юк, тик ул үзенең сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән дип санамый. Хәзер аңа 33 яшь, чибәр хатыны, ике искиткеч улы бар. Ул - уңышлы оратор, коммерциячел булмаган "Аяк-кулларсыз тормыш" оешмасының директоры. Аның халык белән очрашулар тәртибе күп елларга алдан төзеп куелган. Ник - теләсә кайсы илдә һәм шәһәрдә көтеп алынган кунак.
- Бу кеше теләсә кемне рухландыра ала. Андый күрешүләр бик кирәк. Аның кебек кешеләрне телевизор экранында күрү - бер нәрсә, үзен якыннан күрү - бөтенләй икенче. Шундый көчле булуын, янып торган карашын, иң әһәмиятлесе - ничек шаяруын күз алдына да китерә алмый идем. Ул төрле очрактан көлгән шикелле, үзенә карата да шаярта. Без үзебездән-үзебез көлүнең, елмаюның нәрсә икәнен оныттык. Казаннан кайткач, шәһәребездә елмаюсыз күпме йөз барлыгын искәрдем, - ди Таңсылу Хөснуллина.
- Сезгә аның белән шәхсән сөйләшергә мөмкин булдымы?
- Аның белән аралашу булмады, безнең өчен семинар-лекция үткәрделәр. Ник Вуйчич белән очрашуда булучылар үзләренең сорауларына җавап алганнардыр, дип уйлыйм. Начар нәрсәнең яхшы ягын күрү - һәркем өчен көчле этәргеч. Аның төп лозунгы - эш ит, яшә, шатлан.
Очрашу вакытында Ник бар кешенең дә мөмкинлеге тигез булуын сөйләде, кемдер тота да эш башлый, кемдер зарлана гына, һәм аның тормышында берни дә үзгәрми. Ул тыңлаучыларга гади генә нәрсәләрне аңлатты: "Әгәр сез уңышсызлыкка очрагансыз икән, туктап калмагыз, алга барыгыз. Йөзләгән уңышсызлык булсын - артка чикмәсәң, бары да килеп чыгар. Һәм иң әһәмиятлесе - бернинди җитешсезлек тә сезгә "уңмаган" тамгасы куярга тиеш түгел".
Ник сөйләвенчә, бала чакта ул кул-аяклары булсын иде дип хыялланган, әмма могжиза булмаган. Шул вакытта ул могжизаны үзе ясый башлаган. Дөньяны үзгәртергә түгел, үзенең дөньяга карашын үзгәртергә тырышып караган.
- Тормышымда чикләнүләр юклыгына ышанам. Сезнең дә, нинди генә проблемалар борчыса да, тормышыгызга шундый карашта булуыгызны телим, - дип сөйли Ник Вуйчич.
Таңсылу Хөснуллина сүзләренә караганда, аларның оешмасы Халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Прохоровага һәм шәхси эшмәкәр Илья Карионовка алар өчен мөһим булган чарада катнашу мөмкинлеге биргәннәренә бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев