Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чит илләргә чыгып өйрәнәләр

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Александр Деготьков россиялеләрнең делегациясе составында Австриягә тәҗрибә үтәргә барды.

13-26 ноябрьдә Австрия икътисады Палатасының Халыкара департаменты, Вена һәм Братиславадагы Россиянең фән һәм мәдәният үзәкләре катнашында мәдәният һәм мәгариф белгечләрен өйрәтәләр. Укыту барышында семинар һәм лекцияләр үткәрелә, Австрия учреждениеләренең вәкилләре белән очрашулар уза; ратушаны, Музыка йортларын, музейларны, китапханә һәм башка мәдәни объектларны карап йөриләр. Зальцбург шәһәренә бару планлаштырылган. Австрия президентына кандидат Норберт Хофер белән очрашуда булып өлгергәннәр, шулай ук Тарих һәм сәнгать музеен караганнар.
Россия делегациясе бу укуларны мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге идарәче кадрларның квалификациясен күтәрү буенча Президент программасы кысаларында үтә. Анда дәүләт муниципаль музей, театрлар, китапханә һәм башка мәдәни учреждениеләрнең, шулай ук гомуми белем оешмаларының җитәкчеләре һәм җитәкчеләрнең урынбасарлары катнаша. Быел октябрьдә Нижегород идарә институтында, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе филиалында, алар уку вакытында төзегән проектларын яклады.
Александр Деготьков кергән музей хезмәткәрләре төркеме Идел буе республикаларында музейлар арасындагы хезмәттәшлекнең эксперименталь мәйданчыгын булдыру проектын тәкъдим итте. Анда Татарстан, Марий Эл һәм Мордовия музейларының бердәм күргәзмә киңлеген оештыру, төбәкара конференцияләр һәм музей хезмәткәрләре өчен тәҗрибә укулары үткәрү каралган. Бу проект Түбән Новгородта квалификация күтәрү буенча укулар вакытында эшләнгән проектлар арасында иң яхшысы дип табылган.
Әйтергә кирәк, Австриядә бүгенге укуларда Россиянең 20 төбәгеннән 21 белгеч стажировка үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев