Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чәршәмбе көнне Алабуга журналистлары “Алабуга инициативасы” депутатлары белән очрашты

Гадәти булмаган очрашу әлеге төркемнең ике еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау максаты белән оештырылды. Очрашуда депутатлар Александр Цыпленков, Виталий Дерягин һәм Әдилә Абдуллина катнашты.

Депутатлар төркеме тарафыннан атна саен җәмәгатьчелекне кабул итүләр оештырыла. Ике ел эчендә биредә меңнән артык шылтырату кабул ителгән, 700 гә якын мәсьәлә чишелеш тапкан, шәһәр күләмендә 100дән артык чара оештырылган.

"Алабуга инициативасы" төркеменә 9 яшь депутат керә һәм алар һәрберсе үз округларында эшчәнлек алып бара. "Хыялым ишегалды" проекты кысаларында алабугалылар белән берлектә 50 балалар мәйданчыгы төзелгән, шәһәр йортлары ишегалларына 50гә якын кисәтү билгесе урнаштырылган, "Хокукый белем мәктәбе" тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләр темасына багышланган 1500 брошюра чыгарылган.

Быелның сентябрь аенда төркем "Инициативалар картасы" дип аталган уникаль проект булдыра. Һәрбер кеше elabuga16.ru сайтына кереп үзен борчыган проблема яки инициатива турында хәбәр калдыра һәм хәтта аны картада да билгели ала. Шуннан соң "Алабуга инициативасы" офисы хезмәткәрләре теге яки бу мәсьәлә өчен җаваплы кешене табып кирәкле урынга депутат запросы җибәрә. Проект эшләгән дәвердә сайтка 500ләп кеше мөрәҗәгать иткән, 66 мәсьәлә каралган, 28 инициатива хуплау тапкан. Мәсәлән, сентябрь аенда әлеге проект кысаларында 3 грант бирелгән. 50 мең сум күләмендәге беренче грантны Александр бакчасында балалар мәйданчыгы төзелеше өчен Александр Устинов алган, 30 мең сумлык икенче грантны спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчык булдыру идеясен тәкъдим иткән егетләргә биргәннәр, өлкән һәм ялгыз кешеләргә ярдәм итәргә теләге булган "Ышаныч" үзәге волонтер отрядына 10 мең сумлык грант тапшырылган.

Шушы арада депутатлар төркеме тагын бер грант турында фикер алышуга җыелачак. Бу юлы биредә Анжелика Ивашечкинаның йортсыз хайваннар өчен приют булдыру инициативасы каралачак. Депутатлар әйтүенчә, грантлар гадәттә Анжелика кебек үз идеясе, үз эше өчен янып-көеп йөрүчеләргә, билгеләнгән максатларыннан читкә тайпылмый атлаучыларга бирелә. Моннан тыш әлеге инициатива тулаем шәһәр һәм анда яшәүчеләр өчен кирәкле, файдалы да булырга тиеш. Бу юлы да йортсыз хайваннар өчен приют булдыру фикере җиңәргә охшаган, диде "Алабуга инициативасы" депутаты Әдилә Абдуллина.

Депутатлар әйтүенчә, алабугалылар күбрәк торак-коммуналь хуҗалык проблемалары һәм балалар бакчасына урыннар җитмәү буенча, торак йорт янәшәсендә сәүдә үзәге төзү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итә.

Алабугалылар теләкләрен, инициативаларын активрак күрсәтсен, үзләрен борчыган проблемаларны хәл итү юлларын тәкъдим итсен, яшьләр күбрәк килсен иде, дигән теләктә калды "Алабуга инициативасы" төркеме депутатлары.

Фәридә Әскәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев