Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чәршәмбе көнне Алабуганың 2 нче почта бүлегендә “Алабуга нуры” һәм “Новая Кама” газеталарына язылучылар өчен зур бәйрәм үткәрелде

"Татмедиа" агентлыгы тарафыннан оештырылган әлеге промо-акция язылу кампаниясе уңаеннан узды.

Бу көнне җирле һәм республика матбугатына язылган кешеләргә бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, бәйрәмгә килүчеләр конкурс һәм викториналарда катнашып төрле бүләкләргә ия булды.

Бәйрәмчә бизәлгән залда халык шыгрым ук булмаса да күп иде. Күңелле музыка, төрле-төсле шарлар, редакция хезмәткәрләренең якты елмаюлары һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте. Почта бүлекчәсенә коммуналь түләүләрне башкарырга, хат яки телеграмма җибәрергә дип килүчеләр зур һәм матур бәйрәмгә килеп эләкте.

Биредә республиканың "Чаян", "Идел", "Казан", "Салават күпере", "Ялкын", "Сөембикә" журналларын, "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" җирле газеталарын укырга һәм теләгән очракта язылырга да була иде. Ә инде журнал һәм газеталарның тарихына, бүгенгесенә кагылышлы ярым җитди, ярым шаян сорауларга дөрес җавап бирүчеләр хуҗалыкта әһәмиятле кирәк-ярак алды.

Дөрес, бу көнне акция барышында газетага язылган кешеләр генә бүләк алды, акциягә кадәр һәм аннан соң да язылган кешеләр арасында призлар алдагы көннәрдә уйнатылачак.

"Алабуга нуры" газетасына кагылышлы сорауга дөрес җавап биргән Гөлназ ханым киләчәктә дә шундый акцияләрдә катнашып, призлар алырга теләге барлыгын белдерде һәм апасына бүләк итеп "Алабуга нуры"на язылды.

Бәйрәмгә килгәннәрнең һәммәсенә тирән хөрмәтебезне җиткерәбез. Сезнең газетага мәхәббәтегез, берничә дистә еллар буена газетага тугрылыклы калып яздырып алуыгызга, тормыш юлыгызда безне юлдаш итеп сайлаганыгызга зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев