Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чәй эчәбез бал белән, бала-чагалар белән

№34 Балалар бакчасына яна балалар килде. Бу балалар адаптация чорын үтәләр.

Алар шундый нәни, гөнаһсыз сабыйлар. Бу кечкенә генә сабыйларга, баштагы мәлдә, бакчага ияләнү бик читен була. Ә инде аларның тизрәк ияләнүе, бакчаны үз итүләре тәрбияченең иң зур бурычы. Чөнки нәниләр, тәрбияче апалары белән, бакчада көнгә 12 сәгать булалар. Тәрбиячеләр, балалар өчен, икенче әни hәм әтигә әйләнәләр.
№4 төркем балалары адаптация чорын бик уңай халәттә үтәләр. Аларның күңелсезләнергә, җылап ятырга вакытлары да юк. Нәниләр сәйләшә белмәсәләр дә, бик теләп hәм кызыксынып, тәрбияче апалары артыннан, яңа губка сыман, hәр әйткән сүзен, hәр кыланышын йотып, кабатлап баралар. Шуңа күрә дә, бик теләп төрле сюжетлы-рольле уеннарда катнаша башладылар.
Чәй эчәбез бал белән,
Бала-чагалар белән.
Бала-чага алты җан:
Самат,Марат,Кәримҗан,
Фирүзә белән Сафия,
Иң соңгысы - Амелия.
Менә шулай күңелле үтә беренче кечкенәләр №4 төркемендә hәр яңа көн, - ди №34 балалар бакчасында 1нче категорияле тәрбияче Миләүшә Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев