Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Данис Зарипов: "Ак Барс"тан тәкъдимнәр көтәм

Күп еллар Татарстанның "Ак Барс" хоккей командасы составында уйнаган, хәзер Магнитогорскиның "Металлург" җыелмасы өчен чыгышлар ясаучы Данис Зарипов 28 июнь көнне үзенең "кече Ватаны" Дөм-Дөм авылында якташлары (Данис Зариповның әби-бабасы Дөм-Дөмнән) һәм җанатарлары белән очрашуга кайтты.

Өч мәртәбә дөнья чемпионы һәм шулкадәр үк санда континенталь Гагарин кубогына ия танылган хоккейчы нәсел башлары гомер иткән һәм балачагы вә үсмер елларында үзе дә еш кына бирегә кайтып чирәмендә аунаган якларны онытмый. Соңгы вакытларда (инде берничә ел) Алабуга районының хоккей командалары арасында район беренчелегенә ярышлар уздыру, Дөм-Дөмдә үз хисабына хоккей корты төзетү һәм спортның әлеге төре белән мавыгучы малайларга экипировкалар алып бирү - ул башкарган хуплауга лаек чараларның берничәсе генә.

Гүзәл табигатьле Нократ буе Дөм-Дөменә 28 июньдә оештырылган сәфәре, атаклы спортчының узган сезонда "Металлург" командасы яулаган күчмә Гагарин кубогын якташлары хозурына тәкъдим итү белән бәйле иде. Кубокны алдагы көннең кичендә үк алып кайтканнар, корт янәшәсендәге мәйданга чатырлар да корганнар. Шәһәр һәм райондагы бөтен мәдәни-сәнгати чаралар диярлек Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте коллективының катнашы белән уза, менә бу юлы да ошбу уку йортының җитәкчесе Әлфирә Әкбәрова берничә җырчысы белән тантананың музыкаль өлешен бизәү өчен бирегә килүне мәртәбә санаган - күңелләрне дәртләндереп музыка уйный, татар һәм рус телләрендә җырлар яңгырый. Очрашуга кайткан кунакны көткән арада җирле команда Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Шөн авылы футболчылары белән иптәшләрчә очрашу уздырды һәм уенны 2:1 исәбенә тәмамлап җиңүгә иреште.

Дөньякүләм исемле хоккейчыны сәламләргә район хакимиятеннән хаким башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров та килгән иде. Ул хакимият башлыгы Геннадий Емельянов һәм шәхсән үзе исеменнән котлауларын ирештергәннән соң 28 июньнең Русиядә, узган елның нәкъ шушы көненнән башлап, Сочидагы кышкы олимпиада уеннары өчен факел кабызу датасы буларак билгеләнеп үтүен һәм киләчәктә дә бәйрәм ителәчәген искәртте. Чыгыш ясаучылар арасында Данис Зариповның Дөм-Дөмдә яшәүче туганы, җирле авыл җирлеге үзидарәсе рәисе (алар икесе дә якташларының ирешкән уңышлары белән горурлануларын әйтеп, аңа киләчәктә дә яңа биеклекләр яулауда теләктәшлек белдерделәр) журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗин да бар иде. Аерым алганда ул Данис Зиннур улына туган милләтен, авылдашларын якын күрүе, аларны онытмавы һәм хөрмәтләве өчен бөтен халык исеменнән чын күңелдән рәхмәтләрен ирештереп, киләчәктә дә бәйләнешләр югалмасын иде, дип сүзен йомгаклады. "Ак Барс" хоккей командасының Алабуга җанатарлар клубы җитәкчесе төркем тарафдарлары исеменнән танылган хоккейчының бирегә күчмә кубокны китереп күрсәтүенә бик шат булуларын һәм киләчәктә Данисны кабат "Ак Барс" составында күрергә теләүләрен әйтте.

Данис Зарипов кыска гына чыгышында үзе белән очрашуга килүчеләргә рәхмәт белдереп, үзенең җиңүендә чак кына булса да аларның да өлеше булуын ассызыклады. Хоккейчы Дөм-Дөмнең җирле футбол командасы белән Киров өлкәсеннән килгән "Шуни" командасы арасында узачак иптәшләрчә очрашуга фатихасын биреп (очрашу тантанасына кадәр узганы генераль репетиция генә булган, димәк), уенны ачык дип белдерде һәм теләүчеләргә үзе вә кубок янәшәсендә фотога төшү мөмкинлеге тудырды.

Кичкә кадәр дәвам иткән чаралардан халык тәэсирләнеп һәм разый калып таралышты.

Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев