Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Даруларны ничек кире тапшырырга

Даруханәдән алынган даруларны кире бирү кыен,әмма мөмкин эш. Кулланучы шуны белергә тиеш: аптекада сатылган дәвалау чараларының ачык күренеп торган яисә яшерен теләсә нинди җитешсезлеге препаратны берсүзсез алыштыруларына яки аның өчен түләнгән акчаны кайтарып бирүләренә нигез булып тора. "Кулланучыларның хокукларын саклау турында" Закон һәм өлешчә 18 маддә ("Товарда кимчелек табылган очракта...

Шул рәвешле, сыйфаты ягыннан җитешсезлеге булган дару - ул "кимчелеге" яисә "игътибарга алырлык кимчелеге" булган препарат.
Даруның җитешсез яклары нәрсәдә күренә:
- аның файдалану вакыты тәмамланган;
- маркировкада кимчелек: куллану вакыты яки серия күрсәтелмәгән, яисә даруның үзендәге һәм тышлыгындагы язулар туры килми (бу шулай ук дару чарасын партиясе белән әйләнештән алуга җитди нигез була ала);
- препаратны куллану буенча күрсәтмә язуы юк (яисә ул башка даруныкы);
- препарат аның күрсәтмә язуында бирелгән тасвирлауга исе, төсе, халәте, формасы, күләме, комплектациясе белән туры килми.
- беренчел төрүдәге флакон/ампула чатнау, герметика бозылу, капкачы/бөкесе кебек яки икенче төрүдәге ертык катыргы кап, тышкы язуларның нача басылган булуы шикелле җитешсезлекләр.

Кимчелекләр ачыкланганнан соң, сезгә даруны алмаштыру яки акчаны кайтарып бирүдән баш тартканнар икән, нәрсә эшләргә?
− Даруханәгә мөрәҗәгать итеп, мөдиргә белгертергә кирәк. "Фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы"нда тиешле язма калдырырга, шулай ук ризасызлык белдергән хат язарга, анда исем һәм фамилияңне, адресыңны күрсәтеп, мәсьәләне җентекләп аңлатып язарга кирәк. Аптека җитәкчелеге сезнең таләпне үтәүдән баш тарткан очракта, судка мөрәҗәгать итәргә хакыгыз бар, − диләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы төбәк органында.
Сатылган вакытта кимчелеге булмаган товарны алыштырмаска яки акчасын кире кайтармаска даруханәнең тулы хакы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев