Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дарумы, акчалата ярдәмме?

Социаль ярдәм, шул исәптән ташламалы рецептлар буенча дару препаратлары алу дәүләтебез тарафыннан гарантияләнгән.

Мондый ярдәмнең үзегезгә кирәклесен дөрес сайлау бик мөһим. Кешенең халәте борчу тудырмаган чакта, хроник авырулары үзен сиздермәгәндә, ташламаларны акчалата ярдәм белән алыштырасы килү теләге туарга мөмкин. Хәл начарланып китү белән, авыру озакка сузыла, озак дәвалану өчен күп дару кирәк була һәм акчалата ярдәмнең җитмәве ачыклана. Гаилә бюджеты өчен дә авырга туры киләчәк.
Моңа кадәр акчалата ярдәмне сайлаган булсагыз, аның үзегез өчен хата булуына инангач, белегез: социаль хезмәтләр җыелмасын алуга хокукыгызны Пенсия фондына тиешле гариза язганнан соң гына кайтарып була.
ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы, 2022 елда бушлай дарулар ярдәмен алу өчен, социаль хезмәтләр җыелмасын алуны яңарту турында Пенсия фондына агымдагы елның 1 октябреннән соңга калмыйча гариза бирергә тәкъдим итә. Шул көннән соң социаль хезмәтләр җыелмасын алуга хокукны ел буена яңарту мөмкин булмаячак (Россия Федерациясе законнарында ул каралмаган).
Исегездә тотыгыз: сезнең сәламәтлек кенә түгел, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның саулыгы, тынычлыгы һәм муллыгы сезнең кайсы ярдәмне сайлавыгызга бәйле. 
2021 елда бушлай дарулар алучы гражданнарга Пенсия фондына гариза язарга кирәкми.
Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев