Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Диагноздан соң… тормыш бармы?

1 декабрь – Халыкара СПИДка каршы көрәшү көне. Бу көн алдыннан “Иллюзион” кинотеатрында Алабуга үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Азат Гайсин студентлар белән очрашты.

Россиядә 1987 елда беренче тапкыр ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта илдә бу вирус белән миллионнан артык кеше зарарланган.

Алабуга районында андый диагноз белән 181 кеше исәптә тора, быел 31 пациентта ВИЧ беренче мәртәбә ачыкланган.

Азат Гайсин ВИЧ-инфекция йогу юллары, аны кисәтү чаралары, һәм, куркыныч диагноз билгеле булганнан соң, кешегә ничек яшәргә туры килүе турында сөйләде.

− Табибләр авыруны тикшереп торырга өйрәнде. Әгәр пациент вакытында дарулар кабул итә икән, тулы тормыш белән яши ала, − ди доктор, һәм өстәп шунысын да әйтә: ВИЧ эләктергән кешенең иртәнге һәм төшке ашы, кичкесе дә − учы тулы таблетка.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев