Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дөм-Дөмдә хоккей рухы

8-9 гыйнварда хоккей җанатарларын шатландырган һәм сокландырган вакыйга булды - Алабуга районының Дөм-Дөм авылында "Ак барс" хоккейчысы Данис Зарипов кубогына традицион турнир узды.

Турнир 2 көн дәвам итте. Бу көннәрдә Дөм-Дөмнең хоккей кортында 8 команда кәшәкәсе кисеште. Ярышларда Татарстаннан гына түгел, күрше регионнан да хоккейчылар катнашты. Шулай, Киров өлкәсеннән "Шунские барсы" командасы да бу турнирны читләтеп узмады.

Шуны әйтергә кирәк, Дөм-Дөм авылында хоккей рухы яши. Балалар, яшь кызлар, егетләр, әби-бабайлар (бабайларның берсе "Ак барс" флагы төшкән итек кигән иде), гомумән, бар Дөм-Дөм халкы - җанатарлар рәтендә.

Махсус оештырылган төркем флаг һәм плакатлар тотып хоккейчыларга рухи көч биреп торды.

"Ак барс" хоккей клубының һөҗүмчесе Данис Зарипов Дөм-Дөм авылында ярышларны 4 нче тапкыр оештыра. Ул ел да үткәрелүче традицион турнирның спонсоры гына түгел, Данис Зарипов авылда хоккей кортын булдыручы да, яшь хоккейчыларның иганәчесе дә. "Ак барс"ның танылган хоккейчысы тумышы белән Дөм-Дөм авылыннан булмаса да, ул биредә яшәгән, ә бүгенге көндә монда аның туганнары яши.

Ярышларның икенче көнендә яшь спортчыларга рухи ярдәм күрсәтер өчен үзе дә биредә иде. Ул кызыксыну белән уен барышын күзәтте һәм Дөм-Дөм егетләренең дошман капкасына гол кертүенә чын күңелдән шатланды.

- Бу турнир 4 нче тапкыр үткәрелә. Быел авыл хоккееның дәрәҗәсе башка еллар белән чагыштырганда югарырак. Мин моңа бик шат. Хәзер авыл егетләре өчен яңа шөгыль табылды, иң мөһиме - алар урамда вакыт уздырып йөрми. Бәлки, алар арасында да хоккей йолдызлары бардыр, - дип бүлеште үз фикерләре белән Данис Зарипов.

Бүләкләү тантанасын спортчы үзе үткәрде. Турнирның җиңүчесе булып Дөм-Дөм командасы танылды, 2 нче урынны Мөслим командасы яулады. Бу минутларда хоккейчы һәм җанатарларның шатлыклары йөзләренә чыкты, ә яраткан командаларына рухи көч биреп торырга килгән авыл халкы җиңүчеләрнең үзләреннән дә күбрәк куанды кебек тоелды.

Данис Зарипов егетләргә мастер-класс үткәрде, барлык теләүчеләргә автографын таратты. Хоккей сөючеләрнең "Ак барс" йолдызы белән фотога да төшергә мөмкинлеге булды.

Рузилә ГАЛИМОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев