Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дөнья чемпионы Алабугада яши

Алабугалыларга горурлану өчен тагын бер сәбәп бар: якташыбыз, 2нче спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Илнар Галимов Көрәш буенча дөнья чемпионатында үз үлчәү авырлыгында 1 урынны яулады.

Ул Казанда үтте, анда Франция, Польша, Германия, Украина, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм башка барлыгы 29 илдән 260 көрәшче катнашты.
Без Илнар Галимовны җиңүе белән котларга ашыктык һәм бер уңайдан әңгәмә кордык. Көрәшчегә 29 яшь, милли көрәш белән өченче сыйныфтан бирле шөгыльләнә.
— Әтием көрәшче иде. Аның Сабантуйларда көрәшкәнен һәрвакыт күзәтә идем, бала чагымнан спортның бу төрен ошаттым, — ди ул. 
Безнең чемпион спорт белән көн саен шөгыльләнә, ял көннәрендә күнегүләр икешәр тапкыр: иртән — җиңелчә йөгерү, кичен — көрәш күнегүләре.
Ярышларга кадәр, 2-3 ай алдан, күнегүләр көчәйтелгән, ул бит республиканың гына түгел, илнең дә данын якларга хәзерләнгән.
— Күнегүләрне чиратлаштырырга тырыштым — бер көн тренажерларда, икенчесендә көндәш белән бергә. Түгәрәктә шөгыльләнүләр дә булды, мисал өчен — күтәрелү, канат, гер күтәрү, манекенда ыргыту күнегүләре ясадым.
Бөтен көчен биреп, Илнар Галимов максатына омтыла. Күнегүләргә генә көненең 3-4 сәгать вакыты китә. Тануынча, дөнья чемпионаты алдыннан ул дулкынланмаган. 
— Ярышлар алдыннан бар спортчыларныкы кебек үк, азрак мандраж гына тойдым. Тырышып шөгыльләнгәндә, җиңдерәсе килми, — ди ул. 
Көрәш — спортның куркыныч төрләреннән берсе. Анда ясалган җәрәхәтләрдән котылуы кайчак җиңел түгел. Илнар Галимов моны үз тәҗрибәсеннән белә. 
— Травмалар булды минем — кулны, балтыр сөяген, җилкә буынын сындырдым. Шулар аркасында туктап та торылды, чөнки тернәкләнүгә ел-ел ярым вакыт киткәләде.
Шуңа да карамастан, чемпион әлеге спорт төренең уңай якларын гына күрә.
Һәр спортчы өчен туганнарының ярдәмен тою бик әһәмиятле. Безнең көрәшчене якыннары — хатыны, алты яшьлек кызы, әти-әнисе, дуслар һәм көрәшкә битараф булмаган барлык алабугалылар аеруча хуплый. 
Танылган көрәшченең исемен һәр алабуга гаиләсе белә, чөнки ул 7 тапкыр Сабан туе батыры калып, ел саен яраткан бәйрәмнең төп бүләген — автомобиль алды. Шәһәр Сабан туйларында ул 2010 елдан башлап катнаша.
Бу ел да спортчы өчен җиңүләргә бай, ул чемпионатларның бөтен призлы медальләрен җыйган. Әйтүенчә, республикабызның бар шәһәрендә диярлек, һәм Россиянең күп кенә калаларында, мәсәлән — Мәскәүдә, Уфада, шулай ук Кавказда булырга өлгергән.
— Спорт бөтен нәрсәдә булыша — физик форманы һәм акылны күнектерә, шуңа күрә балаларның компьютер артында азрак утырып, күбрәк спорт белән шөгыльләнүләрен телим, — дип фикерен белдерде чемпион. 
Үткән чемпионатта 2нче спорт мәктәбенең тагын бер тәрбияләнүчесе Әмирхан Эсенов, КФУның Алабуга студенты да призлы урын алды. Ул Төркмәнстанның җыелма төркемендә чыгыш ясап мактаулы 2 урынга лаек булды.
— Көрәш белән 7 яшьтән шөгыльләнәм. Төркмән көрәшенә мине абыем өйрәтте. Спортның шушы төре белән кызыксынганга, ул мине күнегүләренә үзе белән алып йөрде, — ди ул.
Шунысын да әйтү кирәк, төркмән көрәше татар көрәшеннән аерыла.
— Төркмән көрәшендә аяклар белән эшләп була — аяк аркылы ыргыту рөхсәт ителә, татар көрәшендә көндәшне күтәреп салырга кирәк.
Әмирхан 4 тапкыр дөнья призын яулаган, 2 тапкыр финалга чыккан.
Әлбәттә, спортчыларның уңышында аларның остазлары — Рим Кавиев һәм Илнар Галимовның зур өлеше бар.
— Илнар Галимовны 2001 елдан бирле өйрәтәм. Даими физик, техник, тактик күнегүләре аңа дөнья чемпионатында җиңәргә булышты. Ул тәҗрибәле, шуңа да аның белән эшләве җиңел, — ди көрәш буенча тренер Рим Кавиев. 
Шунысы да бар, Россия чемпионатында җиңүчеләр автомат рәвештә Россиянең җыелма командасына кертелә, дөнья чемпионаты алдыннан безнең көрәшчеләр күнегүләрне шунда үтте, — дип сөйли тренер.
Дөнья чемпионатына бару өчен, спортчы башта республика, аннары Россия чемпионатында җиңү яуларга тиеш. Тренер сүзләренә караганда, Татарстанда көндәшлек зур, һәм бу авыр эш. Тренер өчен, тәрбияләнүчесенең шундый нәтиҗәләр күрсәтүе — иң зур бүләк. 
Татарстанда көрәш буенча иң яхшы булуга ирешү — җиңелләрдән түгел. Тренерлар билгеләп үтүенчә, көндәшлек зур, ләкин безнең спортчылар булдырды, һәм остазлары өчен бу — иң яхшы бүләк. 
Язмыш кушуы буенча, Илнар Галимовның икенче тренеры... аның адашы — Илнар Галимов. Тренерлык эшчәнлеге белән өченче елын шөгыльләнә, бу эшкә ул үз һөнәренең остасы Рим Кавиев аркасында килгән.
— Спортчы белән янәшә һәрчак тренер булырга тиеш. Ул һәрдаим өйрәтеп тора, илһамландыра, психологик яктан әзерли, кайчагында шаярта, кайчакта ачулана да, — ди ул.
Чемпионнарыбызны әле сынаулар көтә.
— 3-4 сентябрьдә Россия чемпионатына, Кабардино-Балкар Республикасы башкаласы Нальчикка барырга җыенабыз, — дип сөйли тренер Илнар Галимов. 
Тренерлар һәм спортчылар Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевка, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илгиз Салиховка, шулай ук «Яңа Юраш агрофирмасы» директоры Хәлил Сабирҗановка ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәләр.
Спортчыларыбызга алга таба да спортта уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

Фотолар спортчыларның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев