Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Доктор теплоходы» Алабугада булды

Балалары белән ата-аналар һәм медицина карталары белән табиблар бу атнада причал ягына таба китте. «Төньяк әкияте» дип аталган теплоход анда бер көн торды. Анда авыру балаларга ярдәм итү теләге белән илнең медицина үзәкләреннән алдынгы белгечләр җыелды.

Беренчеләрдән булып кабул итүгә 11 яшьлек кызы Милана белән Эльмира Сабирова килде. Кыз эпилепсиядән интегә, башка авырулары да бар.
− Бүген шундый белгечләргә эләгә алуыбызга без бик шат. Безнең Яр Чаллыда балалар эндокринологы юк, аның киңәше кирәк. Якындагысы — бары тик Казанда, ләкин кызым юлны авыр кичерә, шуңа да Алабугага белгечләр килүе безнең өчен зур куаныч, − диде ул.
Лилия Гыйльманова да улы белән эндокринолог янына килгән. Ул неврологка да керергә ниятли.
− Бу проектның беренче ел гына эшләмәвен белгәч, бик гаҗәпләндек. Әни буларак, безнең шәһәр табибыннан киңәш алырга һәм аны башка шәһәрдән килгән белгечнеке белән чагыштыру мөмкинлеге булуы белән мин бәхетле, — ди ул.
Мәскәү табиблары «Сәламәтлек дулкыны» чарасы кысаларында килгән, Россия буенча ул 15нче тапкыр үтә. Табиблар бригадасы, артистлар, танылган җәмәгать эшлеклеләре белән беренче теплоход маршруты 2006 елда Идел буе шәһәрләре буйлап үтте. Аннан соңгы елларда алдынгы фәнни-медицина үзәкләреннән табиблар теплоходта Чулман, Дон, Идел, Обь, Иртыш, Лена, Нева елгалары, Ладога һәм Онега күлләре һәм Кара диңгез ярлары буйлап үтте.
Быел «йөзә торган сырхауханә» маршруты − Сарапул, Пермь, Чайковский, Чистай, Ульяновск, Чабаксар, Түбән Новгород; Казан һәм Алабугада табиблар балаларны карады инде.
− Хәзер безнең ярдәмгә мохтаҗларның һәммәсенә барып җитү мөһим. Әлеге бурычны Россия Президенты Владимир Путин да әйтеп узды, − диде «Милләт сәламәтлеге лигасы» гомумроссия җәмәгать оешмасының вице-президенты Николай Кононов.
Һәр шәһәрдә җирле билгечләр тарафыннан алдан ук консультациягә мохтаҗ балаларның исемлеге төзелә. Араларында сабыйлар да, яшүсмерләр дә бар. Алар белән туганнары гына түгел, пациентның авыру тарихын яхшы белгән табиб та килә. Башкала белгечләре караганнан соң, яңа диагноз куюлары яисә булганын үзгәртүләре, шулай ук, кирәк икән, Мәскәүгә дәваланырга юллама бирүләре мөмкин. 
− Без әле генә табиб янында булдык. Ул барын да җентекләп аңлата, сөйли, мин канәгать, − диде алабугалы Эльмира Ситдыйкова. Аның улына тернәкләндерү буенча план билгеләгәннәр.
«Сәламәтлек дулкыны» теплоходта кабул итү белән генә тәмамланмады. Белгечләрнең бер өлеше шәһәрнең медицина учреждениеләренә таралды.
Авыруны кисәтү яхшырак. Николай Кононов билгеләп үткәнчә, сәламәтлекне ныгытуга булыша торган ысулларның берсе — көн саен 10 мең адым атлау. 
− Йөрү — эшлекле активлыкның иң табигый һәм чыгымнар сорамый торган төре. Уңайлы, озак киелгән, кырмый торган аяк киеме, һава торышына карап өске кием һәм шул. Иң әһәмиятлесе — маршрут төзү, − дип ассызыклады ул һәм «Баручы кеше» һәм «Сәламәт муниципалитет» дип аталган ике проект турында сөйләп, Алабуганы да шуларда катнашырга чакырды.
Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина әйтүенчә, район җитәкчелеге халыкның сәламәт яшәү рәвешен үстерү буенча карашларны хуплый. Район башлыгы Рөстәм Нуриев үзе спорт белән шөгыльләнә һәм алабугалыларны да шуңа өнди.
− Бу язда без Алабуга районын үстерүнең 2026 елга кадәр юнәлешен эшләдек. Мөмкинлекләребезне бәяләп, беренче биш елда башлангыч медицина-санитар ярдәмне үстерүгә игътибар бирергә карар иттек, − дип сөйләде Лилия Равил кызы медиклар белән очрашу барышында.
Әйтергә кирәк, килгән табиблар безнең муниципалитет һәм хәйриячеләрнең Алабуга үзәк район хастаханәсенә диагностика җайланмаларын алуда зур булышлык күрсәтүенә гаҗәпләнде — былтыр район бюджеты чараларына ике УЗИ аппараты сатып алынды, «Махеев» иганә фондыннан колоноскоп бүләк ителде.
Бу көнне коронавирус пандемиясе вакытында МИЗ предприятиеләренең медикларга күрсәткән ярдәме дә телгә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев