Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Экономия серләре

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне киметергә мөмкин. "Ромашка" торак милекчеләр ширкәте - моның ачык мисалы. Әлеге эштәге тәҗрибәсе белән Тынычлык проспекты, 65 нче йорт адресы буенча урнашкан "Ромашка" торак милекчеләре берләшмәсе җитәкчесе Елена Сермеева уртаклашты.

Җитәкче әйтүенчә, ТСЖ җитәкчеләре алдында торак-коммуналь чыгымнарын кечерәйтү һәм хезмәтнең сыйфатын яхшырту бурычы тора. Елена Сермеева җитәкләгән йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында "күпфатирлы йортларда идарә итү һәм эксплуатация" дигән бердәм тариф кабул ителгән. Бу - акчаны экономияләргә мөмкинлек бирә һәм хәзер алар, беренче чиратта, йортны җыештыру һәм аны техник яктан яхшы халәттә тоту кебек кирәкле эшләр өчен тотыла. Җиңел түгел, әлбәттә. Штатта бер генә кеше. Салымнар югары булганга штатка тагын бер кеше алырга мөмкинлек юк. Тарифларны күтәрмәс өчен Елена Сермеевага диспетчер, тәэмин итүче, инженер, юрист һәм экономист-бухгалтер да булырга туры килә. Болар барысы да менә инде 3 ел дәвамында тарифларны күтәрмичә сакларга мөмкинлек бирә. Торак-коммуналь хезмәтләр һәм торак фонд белән идарә итү кебек гомумшәһәр тарифлары белән чагыштырганда - бу йортта яшәүчеләр бер квадрат метрдан 1 сум 32 тиенгә азрак түли.

Йортта яшәүчеләрнең чыгымнарын арттырмас өчен торак милекчеләр ширкәте өстәмә табыш юллары эзли. Мәсәлән, "Волна", ЗУЭС һәм "Галант" җәмгыяте белән мәйданны арендалауга килешүләр төзелгән. Су начар җылытылган яки бөтенләй җылытылмаган очракта акт төзелә һәм җылылык челтәрләре предприятиесе исәпләүләрне яңадан башкара. Элек моңа берничек тә ирешеп булмый иде. Шулай ук күрсәтелгән хезмәтләр өчен тулы күләмдә түләгән очракта, ПТС әлеге сумманың 4 процентын кире кайтара һәм бу шулай ук торак милекчеләр ширкәте өчен өстәмә табыш булып санала. Ресурслар белән тәэмин итүче башка оешмалар белән дә шундый ук үзара файдалы хезмәттәшлеккә ирешсәк иде, дип хыяллана Елена Сермеева.

Квитанциядәге "ОДН" дигән юл күпчелек халыкның ачуын чыгара. Ә бу йортта гомумйорт кирәк-яракларына тотылган электр энергиясе һәм су буенча чыгымнар юк диярлек. Барлык башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 2009-2010 еллар белән чагыштырганда бер квадрат метрдан 62 сум 98 тиен экономияләнгән. Исәпләүләргә караганда, бер бүлмәле фатир хуҗалары бер елга торак-коммуналь хезмәтләр өчен 2267 сумга, 2 бүлмәледә яшәүчеләр 3275 сумга, 3 бүлмәле фатир хуҗалары 4157 сумга азрак түләгән.

- Соңгы арада барысы да ТКХны тәнкыйтьли. Тик менә чыгымнарны киметү ысулларын тәкъдим итүчеләр юк диярлек. Күршеләреңне хөрмәт итәргә, суны урламаска, фатир тәрәзәсеннән тәмәке төпчеген ташламаска, төнлә шауламаска дигән гади кагыйдәләрне халыкка ничек өйрәтергә? - ди Е. Сермеева.

Алия Кариева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев