Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Елан чагудан ничек сакланырга?

Татарстанда елан чагуның беренче очраклары барлыкка килде. Аларның берсе, табиб-эпидемиолог Азат Гайсин хәбәр иткәнчә, Алабуга районында.

Безнең җирлек урманнарында бер генә төр еланның чагуы кеше өчен агулы булып тора, ул да булса — кара елан. Әмма нинди дә булса еланга тап булганда, ул агулымы-юкмы икән дип икеләнеп торганчы, теләсә ниндиен агулы дип санау яхшырак.
Кагыйдә буларак, елан үзе беркайчан да кешегә һөҗүм итми. Ул кеше очраклы рәвештә аның өстенә китереп басса, яки аның оялаган урынына бик якын килсә чага. Икенче вариант гадәттә язын, еланнарның үрчү чорында була торган хәл.
Еланнар бөтен җирдә: урманнарда да, болыннарда да яши. Шуңа күрә җиләк-җимеш яки гөмбә җыярга барганда дөрес киенергә — калын чалбар һәм озын кунычлы аяк киеме кияргә кирәк. Шулай ук биек үләнле җирләрдән йөрмәскә тырышыгыз, әгәр андый урыннар аркылы чыгарга кирәк икән, озын таяк алып, басасы урынны алдан тикшерегез, аннары гына атлагыз. Елан күрсәгез, таяк белән җиргә сугыгыз, ул үзе әкрен генә китәчәк. Аны тотарга яки аның белән уйнарга тырышмагыз.
Әгәр сезне шулай да елан чаккан икән, паникага бирелмәскә тырышыгыз. Елан агуы куркыныч, ләкин кешегә сирәк очракларда гына үлем янарга мөмкин. Паникага бирелеп йөгереп йөрүдән агу организмга тизрәк тарала. Медиклар әйтүенчә, бу очракта иң мөһиме — зыян күрүчене мөмкин кадәр тизрәк хастаханәгә китереп җиткерү. Шул ук вакытта ярага йод яки зеленка сөртергә, аны кисәргә, жгут салырга ярамый (бу агуның тәэсирен көчәйтә генә, шулай ук гангрена китереп чыгарырга мөмкин), шулай ук агуны суырып алырга тырышу киңәш ителми, бу файдасыз, чөнки агу яра урыныннан секунд эчендә диярлек тарала. 
Моның урынына зыян күрүчене яткырыгыз һәм аңа тынычлык тәэмин итегез. Яраны дезинфекцияләп, коры стериль бәйләвеч салыгыз, зыян күргән очлыкларның хәрәкәтчәнлеген чикләгез:
— аяк чагылган булса, аны бинт белән икенче аякка бәйләп куегыз; 
— кул чагылган очракта, аны бөгелгән хәлдә калдырыгыз.
Мөмкин булганда, зыян күрүчегә антигистамин препаратлары бирегез, күп итеп су эчертегез һәм зыян күрүчене тиз арада медицина учреждениесенә илтегез. Урын-җир режимын һәм табиб киңәшләрен үтәгәндә елан чагуның нәтиҗәләре бер ярым-ике атнадан уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев