Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эпидемиянең кызган чорында медикларга ярдәм итик

Бүгенге көндә районда эпидемия белән бәйле вәзгыять шактый җитди булып кала. Алабуга COVID-госпитале җитәкчесе Азат Гайсин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта авыр хәлдәге пациентлар күп.

Пациентларның уртача яше — 50-60 яшь. Аларның күбесенең хроник авырулары бар. Һәр кешенең гомере өчен медиклар шәхси вакыт белән исәпләшмичә көрәшә. Бүгенге көндә медицина хезмәткәрләренә коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә ярдәм аеруча мөһим.
— Апрельдә без ярдәм сораган идек һәм әлеге көнгә кадәр безгә булышалар. Күп кенә предприятиеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре ярдәм күрсәтә, шәһәр хакимияте дә читтә калмады. Без аларга бик рәхмәтле. Иганәчеләр безгә кыйммәтле җиһазлардан башлап, кечкенә батарейкаларга (алар бик тиз сарыф ителә) кадәр бирделәр. Шәхси саклану чаралары китерәләр, шәһәр предприятиеләренең берсе хәзер госпиталь хезмәткәрләре өчен туклануны оештыруда ярдәм итә. Без теләсә нинди ярдәмгә шат, чөнки әлеге эпидемиянең кайчан тәмамланачагы билгеле түгел, — ди табиб.
Бу көннәрдә медицина хезмәткәрләренә эпидемиягә каршы көрәштә ярдәм итүче игелек эшләүчеләр арасында үз исемнәрен игълан итәргә теләмәүче аноним хәйриячеләр дә күп. Алар битлек, саклагыч костюмнар, туклану өчен ашамлыклар алып киләләр.
— Язгы чор Үзәк район хастаханәсе өчен шактый катлаулы булды, чөнки битлек, костюмнар җитмәде. Хәзер инде вәзгыять тотрыкланды, әмма махсус икътисади зонадагы оешмалар һәм кайбер шәһәр төзүче предприятиеләр хастаханәгә ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр, чөнки рециркуляторларга, костюмнарга һәм битлекләргә ихтыяҗ әле саклана. Бу эшкә кушылырга һәм игелекле эш алып барырга әзер эшкуарлар районның Перспективалы социаль-икътисади үсеш палатасына мөрәҗәгать итә алалар, анда без хастаханәнең ихтыяҗлары турында сөйләячәкбез яки турыдан-туры Үзәк район хастаханәсенә җибәрәчәкбез, — ди Перспективалы социаль-икътисади үсеш палатасы рәисе Тимур Никонов.
Барлык мөмкин булган чаралар белән табибларга ярдәм итү — «Бердәм Россия» Волонтерлык үзәге бурычларының берсе. Ул коронавирус пандемиясе шартларында ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Партия активистлары азык-төлек, дару, шәхси саклану чаралары китерү турында дистәләгән мең гариза эшкәрткән. "Бердәм Россия«нең волонтерлык үзәкләрендә эшләүгә барлык дәрәҗәдәге депутатлар да кушылган. Алар азык-төлек сатып алуда булыша, хастаханәләргә шәхси саклану чараларын тапшыра. Шулай итеп, Татарстан Дәүләт Советы «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Людмила Рыбакова такси хезмәтләренең берсе белән берлектә медицина хезмәткәрләрен машина белән тәэмин итте. Иртәнге сәгать 9.00дән 14.00гә кадәр такси табибларны чакырулар буенча түләүсез йөртә. Акция бу атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев