Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Еш кәеф булмау һәм төшенкелекнең тагын бер сәбәбе ачыкланган

Әгәр сез төрле вакытта йокларга ятып, төрле вакытта уянасыз икән, моңа игътибар итәргә кирәк.

Мондый нәтиҗәне Америка галимнәре ясаган. Алар ике меңнән артык яшь табибларны тикшергән. Әлеге белгечләрнең эш көне авыр һәм төрле озынлыкта, эш тәртибе дә даими түгел, шуңа күрә аларның билгеләнгән йокы вакытлары юк. Бу хакта "Майл Здоровье" порталы хәбәр итә.

Тикшеренүдә катнашучылар бер ел әйләнәсенә кулларына электрон беләзек тагып йөргән. Бу җиһаз аларның көндәлек активлыгын күзәткән. Шулай ук яшь табиблар телефондагы махсус йөкләмәгә үзләренең кәефе турында да мәгълүмат кертеп барган. Һәр өч ай саен алар күңел төшенкелеге билгеләренә тест тапшырган.

Нәтиҗәдә, йокы вакыты төрлечә булган яшь белгечләрнең еш кына көндез кәефләре булмаган һәм күңел төшенкелеге буенча уздырылган тестта югары балл җыйган. Мондый ук проблема аз йоклаучыларда да ачыкланган.
— Алынган мәгълүматларга караганда, даими йокы режимы күңел төшенкелеген кисәтүнең мөһим факторыы булып тора, — дип билгеләп үтә белгечләр.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев