Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эш күрсәткән ирне ил онытмас

Биш көн дәвамында шәһәр халкын киеренкелектә тоткан авария бетерелде. Без күнегелгән гадәти тормышка әйләнеп кайттык: краннан аккан салкын һәм кайнар суга күңел сөенә, ванна һәм душ тәнне куандыра, юылган савыт-саба, кием-салым кәефне күтәрә.

Бар уңайлыклары булган фатирыбызда краннан туктаусыз агып торган суның каян килеп кая китүе белән шушы авариягә кадәр бик аз кеше кызыксынгандыр. Тик менә шундый гадәттән тыш хәлләр суның кадерен белергә, аны чамалап тотарга өйрәтә. Алай гына да түгел, халыкның бердәмлеген арттыра, кыен вакытларда ярдәмләшеп яшәү күнекмәләре бирә. Халык арасында паника тудырып, әлеге вәзгыятьне үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга омтылучылар да булды. Хәер, аларның үз тормышы, үз юлы.

Авария көннәрендә безне тизрәк сулы итәргә тырышып, көнне төнгә ялгап, су, кар, пычрак эчендә эшләгән хезмәт кешеләре бу көннәрнең чып-чын геройларына әйләнделәр.

31 март иртәсендә Турай суүткәргечендәге өзеклек урынына беренче булып килеп җиткән "Водоканал" предприятиесенең авария бригадасы үзләрен "герой" дип атаганга чын күңелдән гаҗәпләнә. Магистраль челтәрләр участогы начальнигы Василий Тарасенко, АВР слесарьлары Сергей Дронов һәм Александр Акулин, электр белән эретеп-ябыштыручы Малик Галеев һәм Юрий Большаковны иртән-иртүк, суның "Сарсаз" насос станциясенә килеп җитмәү сәбәпләрен ачыкларга җибәрәләр. Чаңгы киеп, кар, урыны-урыны белән су өстеннән барып, су агып яткан урынны эзлиләр. Ачыкланганча, 1000 миллиметрлы торба, грунт хәрәкәтеннән, пычак белән кисеп алган кебек өзелгән була. Ярыкның озынлыгы - ике метрдан артык, калынлыгы - ике сантиметр.

- Өзеклек килеп чыккан урынга барып җитәр өчен 8 сәгатьләп вакыт китте, - дип искә ала "Алабуга-Водоканал" магистраль челтәрләре участогы начальнигы Василий Тарасенко, - Мәйданны чистарттык. Каткан грунтны казырга туры килде. Алабуга һәм Менделеев районы МЧС хезмәткәрләренә рәхмәт: яктылык һәм помпа белән тәэмин иттеләр. Беренче өзеклекне ике эретеп-ябыштыручы белән ялгадык.

Бригада өйләренә кич кенә кайта, ә төнге сәгать икедә аларны янәдән торгызалар: шәһәр торбаларында басым җитәрлек дәрәҗәдә түгел, димәк кайдадыр линиядә тагын бер өзеклек бар.

- Биш километрлап бардык, юешләнеп беттек, чаңгылар төшеп кала, - дип сөйли Сергей Дронов. - Су күп булганга өзеклек килеп чыккан урынны тиз генә таба алмадык.

Икенче өзеклекне бетергән вакытта ремонт эшләре ике участокта бара. Авария урынында 60 кеше эшли, алар арасында Алабуга, Менделеев, "Алабуга" махсус икътисадый зонасыннан авария бригадалары, уннан артык махсус техника. "Бер-беребез белән моңа кадәр таныш булмасак та, эш барышында дуслашып беттек", - диләр алар.

Биш тәүлек эчендә авария бригадасы өйләренә нибары бер тапкыр - беренче авариядән соң гына кайтып килә ала. Биш тәүлек буена алар җебенә кадәр чыланып бетеп, машинада кайнар чәй белән җылынып, шунда бер-ике сәгать ял иткәннән соң янәдән эшкә тотыналар, чөнки шәһәр су көтә, дулкынлана.

- Җитәкчеләр мөмкин булганның барысын да эшләде. Эшләр яхшы оештырылган иде, бар кирәкле техника китерелде, гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре әйбәт булышты - алардан башка без берни эшли алмас идек, - диләр бу ир-егетләр.

Авария нәтиҗәләрен бетереп, шәһәргә су биреп, гаиләләре янына кайтканда чәчәк бәйләмнәре белән каршы алучыларны да, рәхмәт сүзләрен дә көтми алар. Бу - "Водоканал" бригадасының көндәлек эше. Салкын дими, яңгырга карамый алар үз эшләрен намуслы башкарырга тырыша.

Ә бу вакытта кайберәүләр суның тиз генә буласына ышанмый, майга кадәр сусыз торачакбыз дип имеш-мимеш тарата. Ә су безгә акрынлап кына килде...

- Суны күп итеп, тиз генә бирергә без дә шат булыр идек, тик андый мөмкинлек юк, - диләр авария урынында эшләүчеләр, - Суны бераз гына тизрәк бирә башласаң да гидроудар булып тагын да начаррак нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде. Моны тимер юл составы белән чагыштырырга була: башта аны туктату кыен, соңыннан җибәрүе авыр. Шуңа күрә озак көтәргә туры килде, алабугалылар безгә ачуланмасыннар.

Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов авария-төзекләндерү бригадасы эшенә югары бәя бирде:

- Тәнкыйтьләп өйдә утыруы бик җиңел, ә менә караңгыда, басуда йөрүе... Авариянең беренче ике көнендә кар яуды, эшчеләр юешләнеп бетте. Тик авария урынын табарга, анда үтеп керергә кирәк иде. Техника туктап, батып кала. Шулай да без аварияне кыска вакыт эчендә бетердек. Гомумән, әлеге авария барлык предприятиеләрнең, шәһәр һәм республика структураларының бердәмлеген күрсәтте.

Дүшәмбе 9 апрельдә шәһәр хакимиятендә узган атналык киңәшмәдә магистраль суүткәргечтә авария нәтиҗәләрен бетерүгә зур өлеш керткән 24 халык героен бүләкләделәр. Үз эшенең чын осталарына Мактау грамоталарын һәм акчалата бүләкләрне район башлыгы Геннадий Емельянов тапшырды.

"Алар көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча, һава торышы нинди булуга карамастан, аварияне бетерүдә катнаштылар, - диде Геннадий Емельянов. - Торбага якын килеп, өзеклек килеп чыккан урынны табу өчен генә дә күп көч куярга туры килде. Зур рәхмәт сезгә!"

Алабуга җылылык челтәрләре, «Водоканал», НГДУ, МИЗ, «Алабуга сөте» предприятиеләре җитәкчеләре авария көннәрендә көчәйтелгән режимда эшләгән үз хезмәткәрләрен бүләкләргә тиеш, диде район башлыгы.

Фәридә Әскарова

Таһир Мәхмүтов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250