Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшче кадрлар әзерләүгә грант

Алабуга политехник көллияте 5нче “Сәнәгать һәм инженерлык технологияләре” лотында 43 миллион сумлык федераль грантка ия булды.

Бу акчалар WorldSkills Russia компетенцияләренә куелган таләпләр нигезендә матди-техник базаны яңартуга юнәлдереләчәк. Бу бөтен дөнья стандартларына җавап бирүче белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, хәзер үк Алабуга студентлары WorldSkills стандартлары буенча ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Алар фикеренчә, мондый ярышлар эшче һөнәрләрнең абруен күтәрергә һәм катнашучыларның һөнәри күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

2019 елның 11 ноябреннән 7 декабренә кадәр Казанда “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты үтте, ул яшь белгечләрне һәм танылган һөнәр осталарын, мөгаллимнәрне һәм эш бирүчеләрне, предприятие һәм мәгариф оешмаларын берләштерде.

WorldSkills яшь һөнәр осталарына көндәшлек көрәштә катнашырга, яңа тәҗрибә алырга һәм сайлап алынган компетенциядә ничек иң яхшысы булырга өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Бу чемпионат сезонында 11 компетенция буенча 20 бәйгече катнашты, челтәрле сайлап алу узып, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 8 компетенция буенча 13 студент 4 алтын, 1 көмеш һәм 6 бронза медаль яулады:

- “Автомобильләрне буяу” компетенциясе буенча 1нче урынны “Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау” белгечлеге буенча 3нче курс студентлары Нияз Закиров һәм Максим Банников алды;

- “ЧПУ белән станокларда токарь эшләре” компетенциясе буенча 1нче урынны “Машина төзелеше технологиясе” белгечлеге буенча 3нче курс студенты Динар Алиев алды;

- “ЧПУ белән станокларда фрезер эшләре” компетенциясе буенча 1нче урынны “Машина төзелеше технологиясе” белгечлеге буенча 4нче курс студенты Денис Байтуганов алды;

- “Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү” компетенциясе буенча 2нче урынны “Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау” белгечлеге буенча 3нче курс студенты Егор Крещенов алды;

- “Автомобильләрне буяу” компетенциясе буенча 3нче урынны “Электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү (тармаклар буенча)” белгечлеге буенча 2нче курс студенты Дмитрий Горшунов алды;

- “ЧПУ белән станокларда токарь эшләре” компетенциясе буенча “Машина төзелеше технологиясе” белгечлеге буенча 4нче курс студенты Владислав Сәйфетдинов 3 нче урынны алды;

- “Полимеханика һәм автоматлаштыру” компетенциясе буенча 3нче урынны “Машина төзелеше технологиясе” белгечлеге буенча 4нче курс студенты Ольга Кочергина алды;

- “Прототиплар ясау” компетенциясе буенча 3нче урынны “Машина төзелеше технологиясе” белгечлеге буенча 4нче курс студенты Артур Ситдыйков алды;

- “Производствода команда эше” компетенциясе буенча 3нче урынны “Машина төзелеше технологиясе” белгечлеге буенча 2нче курс студентлары Рамил Бигиев һәм Арсений Софронов, “Электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү (тармаклар буенча)” белгечлеге буенча 3нче курс студенты Сергей Ефимов алды;

- “Металл конструкцияләр җитештерү” компетенциясе буенча 3нче урынны “Эретеп ябыштыру производствосы” белгечлеге буенча 4нче курс студенты Тимур Нуриев алды.

Көллият беренче тапкыр “Автомобильләрне буяу” һәм “Полимеханика һәм автоматлаштыру” компетенцияләре буенча көллият базасында оештырылган WorldSkills Russia Юниорлар ярышларын уздыру инициаторы булды. Алар турында газетаның алдагы саннарында яздык.

− Педагогик коллективның бурычы – үз эшенең чын профессионалларын әзерләү дип саныйбыз. Мондый дәрәҗәдәге чаралар эшче һөнәрләрнең әһәмиятен һәм квалификацияле белгечләргә хөрмәтне арттырырга, шулай ук икътисадны күтәрергә һәм уңышлы карьера үсешендә эш күнекмәләренә ия булуның нинди мөһим роль уйнавын күрсәтергә мөмкинлек бирә, − ди Алабуга политехника көллияте коллективы.

Катнашучылар үзләре билгеләп үткәнчә, хезмәт сөючәнлек, җентекле әзерлек һәм эш вакытында тулы концентрация – һөнәри уңышның мөһим өлешләре.

Фото Алабуга политехника көллияте тарафыннан тәкъдим ителде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев