Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эштән – чаңгы юлына

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган Спартакиада кысаларында бадминтон, җиңел атлетика, йөзү, теннис, волейбол буенча ярышлар уздырыла.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Александр Крылов сүзләренә караганда, спартакиада йомгаклары ел ахырында билгеле булачак. Җиңүчегә шәһәрнең спорт объектларына еллык абонемент тапшырырга ниятлиләр.

Спартакиада уңаеннан Алабуга районы предприятиеләре, оешмалар һәм учреждениеләр арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чаңгы ярышлары булды. Ул Танайка урманында үткән атнаның шимбәсендә оештырылган иде.

Салкын һава булуга карамастан, 33 коллективтан йөзләгән кеше чаңгыга басты. Ир-атлар 3 километр, хатын-кызлар 1 километр ара үтте.

− Хәзер без спорт белән мөмкин кадәр күбрәк кеше шөгыльләнүен кайгыртабыз, − ди райбашкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов. Ул үзе өстәл теннисы, волейбол һәм бадминтон ярышларында катнашачак.

Мондый спартакиада Алабугада беренче тапкыр уза.

− Мин элек чаңгычы идем, спорт мастерына кандидат, хәзер 29нчы балалар бакчасында йөзү буенча инструктор. Күңел һаман да урманга тарта, салкын көнне дә чаңгыда шуасы килә. Ярышларда даими катнашабыз, − ди Алла Колесникова.

Ярышларга 1нче мәктәп коллективы да күтәренке рух белән килгән. Хезмәт укытучысы Евгений Метлин сөйләвенчә, ул җиде яшьтән чаңгыда, атнага 1-2 тапкыр чыкмый калмый, чаңгы-роллер трассасы - яраткан урыны. Яктырткычлар куелганнан соң, биредә кичләрен дә йөрергә була.

Ярыш нәтиҗәләре

Хатын-кызлар арасында:

1 урын − Эльвира Абдуллина ("Прикамнефть" идарәсе);

2 урын − Лариса Назарова ("Прикамнефть" идарәсе);

3 урын − Маргарита Мечтанина (10нчы мәктәп).

Ир-атлар арасында:

1 урын − Алексей Макаров (Алабуга суворовское хәрби училищесы);

2 урын − Алексей Суриков ("Спорт корылмалары дирекциясе" идарәсе);

3 урын − Михаил Закаляпин (Бехтерево урта мәктәбе).

Командалар арасында:

1 урын − "Прикамнефть" идарәсе;

2 урын - Алабуга үзәк район хастаханәсе;

3 урын - 4нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев