Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эстрада йолдызы Алсу: Татар булуыбыз белән горурланырга кирәк

Җырчы Алсу Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пленар утырышында катнаша.

"Татар булуым белән горурланам. Без барыбыз да милләтебез белән горурланырга тиешбез", - дип белдерде Татарстанның халык артисты, Россия эстрадасы йолдызы Алсу Сафина-Абрамова Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына килгәч.

Алсу бүген съездның пленар утырышында катнаша. "Татарстанны, Казанны яратам, һәрвакыт куанып киләм. Казанның тарихи урыннары, кунакчыл халкы, бөек тарихы бар. Милләттәшләремә иминлек, үсеш, уңышлар телим", - дип белдерде ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә.

Мәгълүм булганча, Казанда 2-6 августта Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды үтә. Анда Татарстан, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән меңнән артык делегат һәм кунаклар катнаша. Съезд биш елга бер тапкыр оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев