Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Этегез булса, сез – бәхетле!

Ел ярым элек Антоновлар гаиләсендә бәләкәй генә могҗиза – немец овчаркасының көчеге пәйда булды. Шул ара эчендә ул гаиләгә ияләнде, балаларны да яратып өлгерде.

– Мин фатирда беркайчан да эт тотмас идем, әмма олы кызым бәлагә тарыды – 15 яшьтә каты авырып китте. Һәм аңа ничектер рухи ярдәм булсын дип, ул күптәннән хыялланган овчарка баласын алып бирдек. Кызым аңа Афина дип исем кушты. Көчек белән көненә 5-7 мәртәбә урамга чыгып йөрдек. Ул күп вакытна ала, – ди этнең хуҗасы Ирина Антонова.

Хайван иясенә охшап килә, диләр. Иринаның сүзләренә караганда, Афина белән аның холкы охшаш. Өстәвенә, Ирина эт елында туган.

– Афина аркасында без гаилә белән саф һавада күбрәк була, теләсә кайсы фасылның матурлыгын  күбрәк күрә башладык. Спортка тартылдык – янәшәдәге агачлыкта Афина белән йөгерәбез. Ул бик акыллы, тиз өйрәнә, ләкин яшенә карап, тыңлаусыз һәм шук, – ди Ирина Антонова.

Шунысын да әйтергә кирәк, Афина үткән ялларда узган “Эт – кешенең дусты” конкурсында катнашты һәм 3 урын яулады.

Бу аның беренче ярышы булганга, катлаулы булды. Музыка, кешеләр, этләр – барысы да игътибарын таркатты, тик Афина – булдыклы, борчылуын җиңә алды. Бәйгедә катнашырга безне “Аналар һәм балалар дөньясы” проекты җитәкчесе Венера Абдуллаева үгетләде. Кызым исә Афина белән алга таба белгеч эшләсен дип карар итте. Бәлки, киләсесендә безнең чибәркәй беренчелеккә ирешер. Шулай да иң мөһиме: балаларым этне ярата, аны карарга, аның өчен җавап бирергә өйрәнә, алар – алар бер  команда! Афина футбол уйнарга да һәвәс. Кагыйдәләр буенча түгел, билгеле, ләкин 8 яшьлек улым сокланып туя алмый, – дип сөйли Ирина.

Антоновларда яши башлавының беренче 6-8 аенда көчек күп кыенлыклар тудырган. Башмакларын, үткәргечләрне дә кимергән. Ул гына да түгел, кызларының бүлмәсендә линолеумны, обойларны, пәрдәләрне ертып бетергән...

– Хәзер төзекләндерергә кирәк, әмма балалар хакына ни генә эшләмәссең, – дип өстәде Ирина.

Конкурста катнашучыларның тагын берсе, Анастасия Цыганова – Лайма кушаматлы эте белән килгән, аларга 1 урын бирелде.

– Лаймага ике яшь. Ул мәрхәмәтле, ягымлы, бик шәп яклаучы. Мине чанада шудырырга ярата. Бәйгедә алай ук җиңел булмады, Лайма дулкынланды. Тик җиңүебезне ишеткәч, бик шатландым, – ди Анастасия Цыганова.

   Ярыш нәтиҗәләре буенче икенче урынны Сабрина – америка  кокер-спаниэле алды. Программада биш бирем үтәргә кирәк иде.

Алабуга-2018  билгесе итеп Монти кушаматлы мопсны атадылар.

– Монти 2013 елның июленнән безнең белән бергә тора. Элек минем француз бульдогым Бой бар иде. Ул улым белән бергә үсте, тик этләр озак яшәми, 12 елдан соң “салават күперенә китте”. Монтиның паспорт буенча тулысынча исеме – Ямайка өреге чәчәге. Балалар өчен көчек алырга киңәш итмим: иртәнге дүрттә уянырга, вакытында тукландырырга кирәк.  Олы эт алу яхшырак. “Тугрылык” приютына килеп, үзеңне сынап карарга, этләргә карата чын мөнәсәбәтеңне ачыкларга була. Монти бер тапкыр этләрнең Бөтенсоюз күргәзмәсендә катнашкан иде, шуннан соң аңладым: этләрне рингка чыгарып азапларга түгел, яратырга кирәк. Без андый сынаулардан баш тарттык. Монтиның үз урыны бар, әмма еш кына аның колак төбендә мышнавына уянасың. Уенчыклары күп, сораганда, ул аларның әле берсен, әле икенчесен  алып килә. Ярты ел элек телевизордан йөгерек юлларны “укый” башлады: “Бу-бу-бубур” –  һава торышы, биржа хәбәрләрен тыңлаганда, мәсәлән, ул шундый авазлар чыгара. Монти – ашарга ярата, ләкин аңа күп нәрсә ярамый. Эсселек һәм суыкны күтәрә алмый. Кызудан суга кача, суга ялгызы керә, туңганчы утыра. Салкыннардан аны кием, оекбашлар саклый.  Монти искиткеч тормышта яши, әмма урамда аны зур этләр тешләштерә. Алабугадагы эт хуҗаларын үзләренең дүртаяклы дусларын муенчаксыз чыгармаска чакырам, чөнки якында гына балалар, яисә эттән курка торган кешеләр булуы мөмкин, – дип сөйләде Светлана Садурдинова.

Светлана Михаил кызы һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары “Тугрылык” приютына булдыра алганча ярдәм итә. Мисалга, күптән түгел генә үткәрелгән чарадан җыелган 15 килограмм азыкны алар приютка тапшырачак.

Бүген приютта 160 эт тәрбияләнә. Хайваннарны яклау буенча “Тугрылык” хәйрия фонды директоры Анжелика Ивашечкина сүзләренә караганда, урнаштырылган 100 этнең барысын да диярлек башка шәһәрләргә алганнар.

Алабугалылар нигездә токымлы этләрне алырга тели. Биредәге этләргә прививка ясалган, алар стерильләштерелгән, һәм һәммәсенең дә өйле буласы килә, – ди Анжелика Ивашечкина.

Кайвакытта этне туганнарга, танышларга бүләк итәләр. Бу уңайдан приютка булышучы иреклеләрнең үз фикере бар.

Шундый бәһасез бүләк алучыларның күбесе моңа әзер түгел. Алдан белеп торганда, аны ничек тәрбияләү турында белешеп, әзерләнергә мөмкин. Күп очракта ия өчен көтелмәгән бүләк ясала, күпме эт дөрес тәрбияләмәүдән һәлак була! Бәләкәй балага, бала тулысынча этне карый алганчыга кадәр эт бүләк итәргә ярамый, – ди волонтер Марина Казакова.

 

“Тугрылык” приютына ярдәм итәргә теләүчеләр:

- приют кубына теләгән сумманы китерә;

- PayPal – vernost.elabuga@yandex.ru аша акча күчерә;

- “ач” телефон балансын тулыландыра ала: qiwi +7(965)610-13-43, “ач” телефон +7(965)610-13-43 (“Билайн”), Сбербанк картасы № 6390026290052633 47 (сумнар) “пробел”лардан башка, Tinkoff Bank карталары: №5213243846382016 (сумнар), №5213243850413723 (долларлар), №5213243851535417 (евро).

Акча күчерүне теләсә кайсы коммерциячел банкта яисә “Россия Почтасы” бүлегендә башкару өчен  реквизитлар:

Хайваннарны яклау хәйрия фонды “Тугрылык”

Кабул итә торган Банк – Татарстан Банкы” бүлеге №8610

БИК 049205603

Кабул итә торган банкның исәп ы 30101810600000000603

Кабул итүченең исәп ы 40703810962410000174

Кабул итүче Хайваннарны яклау хәйрия фонды “Тугрылык”

ИНН 1646029486.

Анжелика Ивашечкинага телефон аша шалтыратырга мөмкин 8(987)220-90-52.

Моннан тыш, тәрбиядәге этләр хуҗа табылганчы яисә клиникага алып барганда ярдәмгә мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев