Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фидакарьләрнең тормыш мәгънәсе

Чәршәмбе шәһәр мәдәнят йортында РФ Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды.

Анда район башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина, Алабуга районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге башлыгы Юрий Пономарев, Россия ЭЭМ Алабуга хәрби училищесы башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Сергей Рязанов катнашты.
Кунакларны Суворов хәрби училищесы курсантлары каршы алды. Көн дими, төн дими, хәтта үз гомерләрен аямыйча илебез тынычлыгын, хокук саклаучыларны Зөлфия Сөнгатуллина сәламләде:
- Бу көнне без батыр һәм көчле кешеләрне данлыйбыз. Залда - үзләренең хезмәтләре белән районыбызның хокук тәртибен саклауга зур өлеш керткән һөнәри һәм тәҗрибәле хезмәткәрләр. Сез эш һәм бәйрәм көннәрендә, көндезен дә, төнлә дә хезмәт күрсәтәсез. Сезне ярдәмгә килергә омтылыш сыйфаты аерып тора. Данлы тәртип саклаучыларыбызның уңышларын әйтеп үтүемә шатмын. Районыбызда җинаятьләр саны кимү моңа ачык мисал булып тора, быел ул 11,4 процент тәшкил итә. 2016 елның 9 ае эчендә 179 җинаять эше ачыкланган, бу узган елның шушы ук вакыт аралыгына караганда буенча 15,5 процентка артык. Моннан тыш, алар республика рейтингалары рәтендә алдынгы позициядә, - диде район башлыгы урынбасары.
Шәхси милеккә куркыныч салган җинаятьләр саны, урлаулар, кеше гомерен өзү, гражданнарның сәламәтлегенә авыр зыян салу, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр һәм закон бозучы яшүсмерләрнең саны кимегән.
- Рәхмәт сүзләремне залда утыручы һәм безгә үрнәк булган эчке хезмәт ветераннарына һәм сезнең белән авыр хезмәтегезне бүлешүче, төн йокыларын йокламыйча сезне көткән туганнарыгыз һәм якыннарыгызга җиткерәсем килә, - дип өстәде Зөлфия Сөнгатуллина.
ЭЭМ , Суворов хәрби училищесы һәм Ирекле халык дружинасы хезмәткәрләренә район башлыгының мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Алабуга районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге башлыгы Юрий Пономарев:
- ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләренә халыкның ышынычы елдан-ел арта. Батырлык, фидакарьлек, өйләнә-тирәдәгеләрнең тынычлыгы өчен үзләрен корбан итәргә әзер тору - гади сүзләр генә түгел, ә үз-үзеңне тоту рәвеше һәм тормыш мәгънәсе.
Хокук тәртибен саклаучыларга беренче һәм икенче дәрәҗәдәге "Хезмәттәге уңышлары өчен" медальләре һәм ЭЭМ бүләкләре тапшырылды.
Хәзерге вакытта Алабуга суворов хәрби училищесында илнең төрле төбәкләреннән һәм республика районнарыннан 150 укучы белем ала.
- Монда утыручылар минем өчен барысы да туганнарым шикелле. Тол калучы хатыннар алдында баш иям һәм сездән, гади кешеләрне яклап һәлак булган тотрмыш иптәшләрегез өчен гафу үтенәм. Сез алар белән горурлана аласыз, алар - без бүген тиңләшә торган геройлар; хезмәткәрләр өчен, алар -сокланып карый торган йолдызлар, - диде Сергей Рязанов.
Күкрәк орденнары, мактау грамоталары, медальләр бирелеп беткәч, яңадан дулкынландыргыч мизгелләр башланды: Юрий Пономорев һәм Зөлфия Сөнгатуллина хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булучыларның тол хатыннарына чәчәк бәйләмнәре, бүләк һәм открыткалар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев