Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ФИРДҮС ТЯМАЕВ ХОСПИСКА БАРДЫ: “БУ МИНЕМ ӨЧЕН ҖИРГӘ ТӨШӘРГӘ ЭТӘРГЕЧ БУЛДЫ”

Бүген татар эстрадасы артистлары Казан хосписында дәваланучы балалар белән күреште. Бу очрашу 28 ноябрьдә Казанда узачак "Мең рәхмәт!" хәйрия концерты уңаеннан оештырылды. Чараның төп максаты – концерттан җыелган акчаларны Анжела Вавилова фондына Казан хосписына һәм тумыштан артык авырлыктан интегүче Ирек Габдрахмановка тапшыру.

 



Фирдүс Тямаев, Дилә Нигъмәтуллина, Илнар Ялалов, Фәрит Мифтахов авыру балаларга кирәк-яраклар, тәмле күчтәнәчләр алып килде. Бу хоспис - хастаханә түгел, монда барысы да өйдәге кебек матур, җылы, якты. Җырчылар өчен хоспис буйлап экскурсия оештырылды, алар төрле авыру балаларны, дәвалану бүлмәләрен күрде. Дилә бирегә өченче ел рәттән килүен белдерсә, Фирдүснең хосписка беренче тапкыр килүе. Җырчы күз яшьләрен яшерә алмады, авыру балаларны чын күңелдән кызганды. “Мин – бик бәхетле кеше икән. Мин артыгын кыланам икән, дөнья артыннан чабабыз икән. Бу минем өчен җиргә төшәргә һәм уйланырга этәргеч булды”, - диде Фирдүс. Хосписта дәваланучы бер бала Фирдүсне танып кочаклап алды, фотога да төште. Баласының бәхетле елмаюын күреп, ана кешенең күзенә яшь тулды.



   
“Ел саен хәйрия концертлары куябыз. Андый чаралар Кайбыч, Актүбә, Нурлат, Баулы, Азнакай якларында оештырылды. Кая гына барсаң да, мондый күренешне күрергә бик авыр. Картлар йортында булганыбыз бар. Балалары әти-әниләрен ташлап китә, аларны имансыз кешеләр дип әйтер идем. Бу хосписта мин беренче тапкыр. Шаккатым. Монда килеп керүгә, курортта йөргән кебек. Мондый шартлар булуы әти-әниләргә психик яктан бик әйбәт. Балалар өчен булдырылган шартлар башка беркая да юк. Ай саен концерт куеп, шушы бинага акча кертсәк, бик яхшы күренеш булыр иде. Ата-аналарга, балаларга Аллаһы Тәгалә сабырлык, түземлек бирсен. Шушы фәрештәләр аркасында гына безнең дөнья тотылып тора. Шуны аңларга кирәк, мондагы балалар – фәрештәләр. Дөресен генә әйткәндә, минем бүген акылым таралды...” - дип сөйләде Фирдүс Тямаев. 



Ләйсән Минькинаның кызы Индирага - 5 яшь. Алар биредә дүрт ел дәвамында дәвалана. Без килгәндә, Ләйсән кызы белән ашханәдә утыра иде. “Индира - гаиләдә беренче бала, икенче балабыз сәламәт булып туды. Биредә ел саен 3 тапкыр ятып чыгабыз. Хосписка килү – тормышыбызны җиңеләйтә. Монда эләгү өчен бер тиен акча да түләмәдек, барысы да – бушка. Апрель аенда туган көнебезгә хәтта бүләк тә бирделәр”, - дип сөйләде Ләйсән Минькина.



“Балалар әниләре белән булгач, аларның әниләренә дә уңайлы шартлар булдырырга тырышабыз. Аларга бик авыр, шуңа да биредә психолог, психотерапевт бар. Кайбер аналарга хәтта препаратлар белән ярдәм итәргә кирәк. Еш кына ислам һәм православие дине әһелләре килеп ярдәм күрсәтә. Боларның барысы да алга таба яшәргә көч бирә. Кайбер балаларны физик яктан карый алмыйлар, чөнки бала үскән саен гәүдәләре авырая. Өч ел буе ятучы балалар да бар бездә”, - диде балалар хосписы табибы Татьяна Ахантьева.



Казан хосписы җитәкчесе Владимир Вавилов тагын бер хоспис төзергә планлаштыруын әйтте. Хәзерге вакытта 20 млн.сум акча җыелган, ләкин бинаны төзү өчен кимендә 200 млн.сум акча кирәк. “Бүгенге көндә бездә 17 бала һәм 21 олы кеше ята, өч бригада эшли. Барысын да кабул итәргә урыннар җитми, ләкин ата-аналарның “алыгыз безне” дип елый-елый ялваруларын тыңлау да кыен. Хосписны зурайту турындагы мәсьәләне Президент дәрәҗәсендә күтәрдем. Фондта һәм хосписта барысы да үтәкүренмәле, ягъни һәр тиен өчен җавап бирәбез, шуңа күрә безне бөтен дөнья буйлап югары бәялиләр. Бу Европада иң яхшы хоспис булып санала. Безгә төрле төбәкләрдән тәҗрибә алырга киләләр”, - дип белдерде Владимир Вавилов. 



Хоспис җитәкчесе биредә абилитация юнәлешен үстерергә теләвен белдерде. “Ягъни бала фатирда үзе генә калган очракта, чәй кайнату, газны сүндерү, ботка салу, бәдрәфкә керү кебек эшләрне мөстәкыйль эшләргә тиеш. Мондагы ата-аналарның “баламнан иртәрәк үләргә куркам” дигән сүзләрен ишетү йөрәкне әрнетә. Мин ул балаларның социумга кереп, үз-үзләрен тәэмин итәргә өйрәнүләрен телим. Түләүле үзәкләр “балагызны дәвалыйбыз” дип акча каера белә. Ләкин ул балаларны дәвалап булмый, ә менә тормышларын җиңеләйтергә, яхшыртырга мөмкин”, - диде Владимир Вавилов. 

Тиздән Яңа ел җитә. Хосписта дәваланучы балалар Кыш Бабайга хатлар яза башлаган. Аларның кечкенә генә, әмма ихлас теләкләрен хәленнән килгән һәркем тормышка ашыра ала... 








































Чыганак: http://intertat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев