Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаилә истәлеге

Тормыш җепләре

"Балачак. Елга яры өстендә урнашкан биш стеналы зур өй. Уртасында рус миче булган якты бүлмә. "Кызыл" почмакта икона, ә аның астында, сәкедә - минем әбиемнең әнисе Анна Лупентьевна җеп эрләү машинасы артында утыра. Аның күзләре бөтенләй күрмәсә дә, ул яхшы ишетә һәм кечкенә энем белән нәрсә белән шөгыльләнгәнне бик яхшы ачыклый. Сөялле куллары җепне тиз-тиз эрли, эрләү машинасының тәгәрмәче күңелле әйләнә, аяклары ритмик рәвештә педальгә баса. Ә безнең бу кызыклы "машина" белән уйныйсы килә, ләкин әбиемнең әнисе барысын да ишетә һәм һәр якын атлаган адымыбызга тавышын күтәреп җавап кайтара.

Яңа йорт. Бүлмәләрнең берсендә, тәрәзә янында − минем әбием Ольга Григорьевна шул ук җеп эрли торган машина артында. Тагын тавыш-тынсыз тәгәрмәч әйләнә, авыл эшеннән чыныккан, уңган куллар тарафыннан нечкә йон җебе чыга. Әлеге җепнең өзелгән вакытын беркайчан күрмәдем. Вакыт-вакыт әбием бөкрәеп, машинаның нәрсәсендер төзәткәләп куя һәм әкрен генә педальләргә басуыннан, тәгәрмәч күңелле генә әйләнә башлый иде.
Җылы, уңайлы авыл өе. Җеп эрли торган машина артында - мин, әле кыз чагым. Әбием мине аның белән ничек эшләргә икәнен өйрәтте һәм менә бала куллары тырышлыгы белән чыккан беренче җеп, әбиемнеке кебек үк тигез һәм нык булмаса да, аның каравы, үземнеке.
Кайчандыр, инде сугышка кадәр, әлеге җеп эрләү машинасын безгә Норвегиядән, балык сату белән шөгыльләнүче абыйларым алып кайткан. Әбиемнең әнисе, әбием һәм әнием аны күз карасыдай кадерләп саклаган һәм безгә аның белән уйнамаска кушала иде. Барлык гаиләбезгә кышка никадәр җылы бияләй һәм оекбаш бәйләнгән!
Аннары җеп эрләү машинасы миңа күчте. Әниемнең вафатыннан соң, мин аны гаиләнең кадерле әйберсе, балачак истәлеге буларак үзем белән алып киттем," - ди Валентина Мөхсинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев