Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаилә истәлеге. Китек таба

Гади генә көнкүреш әйберләре дә кыйммәтле истәлек була ала. Мәсәлән, бездә минем әниемнең әбисенең табасы саклана. Аңа исә каенанасыннан калган.

Әниемнең әбисе, белүебезчә, 1924 елда кияүгә чыккан. Алар авылда яшәгән, һәм, элекке гадәт буенча, ул зур гаиләгә килен булып төшкән. Анда иренең өлкән абыйлары хатыннары янында кече килен хезмәтен үтәгән. Гаилә башлыгы турында бик таләпчән иде, дип искә ала торган булганнар. Мәсәлән, бер тапкыр, кызу урак өстендә, кичен эш бетереп кайтып килүче ул һәм киленнәренең каршысына чыккан да:
- Әле кояш баемаган, - ди икән. Шулай җигүле атларын капка төбеннән кире борган.
Кече киленен (минем әбиемнең каенанасы була инде), кулың уңган дип, аш-су әзерләргә куша торган булган. Мич эченнән эләктерергә уйайлы булсынга, бер табаның кырын кызган тимер белән махсус уеп биргән, килененең эшен җайлаштырган. Бу китек табада әби тиз генә катлама пешереп ала торган булган. Тора-бара аның яраткан бәлеш табасына әйләнгән. Төп йорттан аерылып, башка чыкканда, яшь гаиләгә бүлеп биргән өй кирәк-яраклары арасында шушы таба да булган. Каенанасының исеме белән, Таифә әби табасы дип йөрткәннәр аны.
Өч ул, ике кыз үстергән әби белән бабай. Бабай Бөек Ватан сугышында катнашкан. Төпчек кызлары сугыштан соң туган. Өч улы да өйләнеп аерым тора башлаган. Йортлары искергәч, карт белән карчык, өч улына мөрәҗәгать иткән: йорт салырга кем булыша? Рәүф исемле улы (әниемнең әтисе) гаиләсе белән авылга кайткан. Йорт салынган, алар әби-бабай янында яшәп калган.
Мәдинә әбием, шул йортка килен булып килгән кеше, бәлешләрне гел үзенчә ясый икән.
- Токмачны болай кис, бәлеш кырыен болай бөр, - дип, бабамның әнисе аны өйрәтеп кенә торган. Барысын да нәкъ үзенеке төсле ясавын теләгән.
- Соңга таба токмачларымны да ошатты. Бәлешне дә минем кебек ясыйсың, кызым, дип әйтә башлады, - дип сөйли әбиебез.
Китек табаны ул безгә биреп җибәрде.
- Әбиегездән сезгә дә бер истәлек калсын, - диде.
− Үткән гасырның егерменче елларында кулланыла башланган дип санаганда гына да, бу табада меңнән артык бәлеш пешерелгән инде, − ди Регина Миннеәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев