Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаиләләр нык булсын

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова “Бердәм Россия” партиясенең яңа “Ныклы гаилә” проекты кысаларында алабугалылар белән очрашты.

. Инициатива туучылар санын арттыру өчен, ата-аналарга матди ярдәмнең ышанычлы булуына, бала тапкан хатын-кызларга туләүне арттыруга, авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга беренче һәм өченче бала өчен бер тапкыр түләү (25 яшькә кадәр булган, беренче баласын тапкан хатын-кызлар 50 мең сум алачак. 29 яшькә кадәр өченче баласын алып кайткан авылда яшәүче хатын-кызларга 100 мең сум түләячәкләр.

Андый бер тапкыр түләү түбәндәге шартлар үтәлгәндә түләнә:

- бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туса;

- түләү алучының РФ граҗданлыгы булу (граҗданлыкны поспорт раслап тора);

- баланы тапкан хатын кыз, түләү өчен мөрәҗәгать иткәндә, авыл җирлегендә  өч елдан артык яшәгән булырга тиеш), ана капиталы бирүне, ике һәм аннан артык балалары булган гаиләләргә ипотека программасы кысаларында да үзгәртүләр кертелүгә  юнәлтелгән. Очрашуга төрле          гаиләләр килгән иде. Аларга ярдәм итү рәвешләре турында райбашкарма комитетының торакны исәпләү һәм бүлү бүлеге башлыгы Надежда Ушакова, Алабуга пенсия фонды идарәсе башлыгы Елена Глинская, социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Прохорова  сөйләделәр. Бирегә килгән ата-аналарның сорауларына да җавап бирелде, кыенлыклар булганда, кая һәм ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеге аңлатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев