Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гасырны узган гомер

100 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Шәрифҗамол Абдул кызы Яраева бүгенге көндә Алабугада зур һәм тату гаиләнең башлыгы. Ул ике улына тормыш бүләк иткән, аның 8 оныгы, 17 оныкчыгы бар.

Озын гомерле бу әби оныгы Рөстәм һәм килене Земфира гаиләсендә яши. Истәлекле көнне барлык гаилә әгъзалары Шәрифҗамол әбинең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыелды.

Беренчеләрдән булып озын гомерле әбине юбилее белән Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров котлады. Аның истәлекле бүләге белән чәчәк бәйләмен юбиляр шатланып кабул итеп алды.

Шәрифҗамол әби Калининград өлкәсендә туган. Ул вакытта бай булып саналган гаилә 1933 елда репрессиягә дучар ителә. 20 яшендә ул гади эшче булып фабрикага эшкә урнаша.

1937 елда Шәрифҗамол кияүгә чыга, шул ук елда ул ире һәм ике улы белән бәхет эзләп Үзбәкстанның Сәмарканд шәһәренә күчеп китә.

1941 елда Шәрифҗамол әбинең ирен фронтка алалар. Тормыш терәге, пар канаты, газиз ире армиягә чакырылуының беренче көннәрендә үк сугыш кырында ятып кала.

Сынаулар күп булса да ул сынмый-сыгылмый. Ике улына да югары белем бирә, аларны зур тормыш юлына чыгара. 2004 елда оныгы һәм өлкән улының гаиләсе белән Алабугага кайта һәм хәзерге вакытта якыннары белән яши.

Туганнары сүзләренчә, Шәрифҗамол әби оптимизм хисен саклый, ә үзенең озын гомерле булуының серен хезмәт сөюдә һәм якыннарына ярдәм итү теләгенең чиксез булуында күрә. Без дә Шәрифҗамол әбине 100 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз. Аңа киләчәктә дә сау-сәламәт булып, тормыштан ямь табып, балалар-оныклар бәхетенә сөенеп яшәргә язсын.

Л.РАМАЗАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев