Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Газета укучыларыбыз белән 100 елдан артык бергә

Хөрмәтле укучыларыбыз! 1нче сентябрьдән 2021 елның беренче яртыеллыгына «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» район газеталарына язылу башланды.

Исегезгә төшерәбез, газеталарга язылуны барлык почта бүлекчәләрендә, 
podpiska.pochta.ru һәм tatmedia.ru («Подписка» бүлегендә) сайтларында һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә мөмкин. Бу очракта газеталар өегезгә киләчәк. "Алабуга нуры"ның бәясе — 786 сум, ә "Новая Кама«ныкы 834 сум тәшкил итәчәк.
Элеккечә без сезгә альтернатив язылуны да тәкъдим итәбез. Газетаны редакциядән, Мәдәният йортыннан яки Үзәк китапханәдән алышлы итеп яздыру ярты елга 460 сум тәшкил итә.
Газетага язылуның нинди генә ысулын сайласагыз да, сезнең һәркайсыгыз, кадерле укучыларыбыз, безнең өчен бик мөһим.
Безнең басмалар менә инде 100 елдан артык районның мөһим вакыйгалары һәм аның халкы турында хәбәрләрне укучыларга тиз арада җиткереп барырга тырыша. Басмаларның үз укучылары бар, аларның күбесе газеталарны озак еллар дәвамында ала, укучыларыбыз арасында көннәрен район газетасының яңа номерларыннан башка күз алдына китермәүчеләр дә аз түгел. Ә без редакцияне «Новая Кама» яки "Алабуга нуры"ның чираттагы номеры артыннан килгән язылучыларыбыздан башка күз алдына китерә алмыйбыз.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев