Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Газсыз йорт: кем гаепле һәм нишләргә?

Бүген Алабугада гражданнарның шәхси сорауларына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Татьяна Ларионова җавап бирде.

Һәркем үз борчуы белән барлыгы алты кеше килгән иде.

Лидия Васильева – Иске Күклектән. Беренче май урамында ул 2015 елдан яши торган йорт тузган торактан күчерү программасы буенча салынган, әмма хәзергә кадәр анда газ кермәгән.

– Авылда “түгәрәк өстәл” үткәндә, шушы сорау белән мөрәҗәгать иткән идем инде. Безнең өй генә түгел – урамыбыздагы тагын дүрт йорт тоташтырылмаган килеш кала. Утын ягып җылытабыз, – ди Лидия Исламҗан кызы.

Мәсьәләне райбашкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты директоры Рамис Ильясов аңлатты:

Хәзерге вакытта проект-смета документацияциясе әзерләнә. Ул 2018 елның гыйнварына тәмамланачак. Алдан ук анда 2019 елга газлаштыру программасы кертелгән. Әмма шуның белән рәттән җирле бюджеттан акча бүлеп бирелүен дә хәл итәбез.

Торак йортны тапшыру вакытына салага газ кертелгән идеме? – дип аныклады Татьяна Ларионова.

Әйе. Бүгенгә барысы җиде йорт газсыз, – ди Рамис Ильясов.

Иске Күклек җирлеге башлыгы Аркадий Бахметов әйтүенчә, әлеге йортлар 16 фатирлы ике йорт урынына төзелгән булган. Алар тиешенчә тапшырылмаган. Кайбер хуҗалар йортларын үзләре төзеп бетергән. Нәтиҗәдә, йортлар Казанда тапшырылмаган, Алабугада – кабул ителмәгән, шуңа күрә бу мәсьәлә еллар буе сузыла.

– Кешеләргә хәзер нәрсә эшләргә? – дип кызыксынды Татьяна Ларионова. – Чаралар җирле бюджеттан керсә, эш кайсы айда  тәмамланыр? Зурдан исәпләгәндә, бу йортларда яшәүчеләрнең хокуклары бозылган.

– Акча бүленеп бирелсә,  киләсе елның 1 сентябренә мәсьәлә чишеләчәк. Әмма республика бюджеты аркылы әлеге йортлар 2019 елгы программага кертелгән, – дип җавап бирде Рамис Ильясов.

– Бу сорау буенча мин уйлармын, раон башлыгыгыз Геннадий Егор улы белән дә киңәшермен, – диде Татьяна Ларионова һәм  Лидия Васильевага мөрәҗәгать итеп – безнең юрист белән ничек элемтәгә керәсен әйтермен, ул сезгә булышыр, – диде.

Шамил Шәйхетдинов ниөчен пенсия азайды, дип сорады. Эш шунда, алар, тормыш иптәше белән бергә,  задал вопрос: почему его пенсия стала меньше? Дело в том, что он вместе со своей супругой получали надбавку к страховой части пенсии, которая им полагалась на содержание сына – инвалида II группа инвалид улларын караганга, өстәмә акча алып килгәннәр. Быел октябрьдә уллары вафат булгач, аны өзгәннәр һәм бу хакта хәбәр ителгән. Татьяна Ларионова әйтүенчә, закон бозылмаган. Бу уңайдан Алабуга районында Пенсия фонды башлыгы Елена Глинская, аларның өйләренә барып, өстәмә аңлатма бирде.

Татьяна Куранина Татьяна Ларионовага бүләккызы ясаган картина алып килгән. Үткән елда студент кызына кагылышлы мәсьәләнең уңай хәл ителгәненә ул шулай рәхмәт белдерде. Кызы коляскалы инвалид, аңа 20 яшь, КФУның Алабуга институтында филология факультетының 3 курсында белем ала. Быел июль башында әнисе аңа колясканы үзе алган, компенсациясен шушы көн алдыннан гына кич күчергәннәр, шуңа куанган.

– Ярдәм өчен бик рәхмәтлемен. Хәзер башка реабилитация чараларын – памперс һәм аяк киемен көтәбез – ди Татьяна Куранина.

– Памперсларга килгәндә, бу атнада дүртенче квартал өчен китерәчәкләр, – диде РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча 13нче филиалы директоры Илнур Шәймәрданов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев