Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Георгий паркы язмышын алабугалылар үзләре хәл итә ала

30 майга хәтле тавыш бирергә була.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев паркның 4нче микрорайон кешеләрен үзенә тартып торган урын гына түгел, 10нчы мәктәпнең өстәмә белем бирү мәйданчыгы да булырга тиешлеген әйтте.

Исегезгә төшерәбез, парк "Татарстан Республикасының җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы«на кертелгән, аны быел тормышка ашыра башладылар. Бу урынны ничек үзгәртәсен былтыр җәмәгать фикер алышуларында биредә яшәүчеләр үзләре хәл иткән иде. Алга таба төзекләндерү мәсьәләсе хәзер дә дәвам итә.
Шәһәрнең 10нчы мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары белән «Георгий паркы, минем шәһәр — мин сайлыйм!» темасына «түгәрәк өстәл» узды. Аны АМР Иҗтимагый Советы һәм «Барс» яшьләр үзәге оештырды. Паркны төзекләндерү турында фикер алышуда Алабуга шәһәр Советы депутаты Адилә Абдуллина һәм шәһәр архитекторы Илнара Гыйләҗева катнашты.
Чарада катнашучыларга алдан парк буйлап кечкенә экскурсия ясадылар. Георгий паркы — 2014 елда 4нче микрорайонда барлыкка килгән беренче һәм иң зур парк.
— Кайчандыр бу урында төзелеш планлаштырылганга, паркның булмавы да мөмкин иде. 2012 елда депутатлар төркеменең «Инициатива Елабуги» проекты һәм «Махеев» хәйрия фонды, биредә яшәүчеләрнең теләген искә алып, шәһәр хакимиятеннән агачлыклы урынны саклап калуны сорады. Моны хәл итү ике ел барды. Шәһәр җитәкчелеге хуплагач, парк калды. Аннары социаль челтәрләрдә паркның иң яхшы атамасы өчен тавыш бирү игълан ителде. 10нчы мәктәп укучылары Георгий паркы дип тәкъдим иттеләр, өстәвенә аннан ерак түгел генә Георгий храмы урнашкан, — дип сөйләде Адилә Абдуллина.
Паркны уңайлы итү нәрсәне күздә тота?
- кышын чаңгы юлы һәм шугалак;
- җиһазланган балалар мәйданчыгы;
- этләр йөртү мәйданчыгы;
- түбәле павильон;
- «Шишка» беседкасы;
- өстәл-эскәмия, утыргычлар, ятма эскәмияләр;
- күзәтү мәйданчыгы;
- субайлы сукмак;
- арт-объектлар;
- җиһазланган воркаут-мәйданчык;
- машиналар урыны (парковка);
- таганнар;
- гамаклар;
- музыкаль арт-объект.
Мәктәп укучыларның тәкъдимнәре:
- эчәр сулы фонтаннар; 
- велосипед юллары, велосипедлар прокаты;
- чүпне аерып җыю;
- сәүдә рәтләре;
- аттракционнар;
- теннис корты;
- җәйге сәхнә;
- яктыртылыш;
- фонтан;
- күргәзмә мәйданчыгы;
- чыбыксыз интернет, розеткалар;
- күзәтү тәгәрмәче;
- фотозона;
- био-бәдрәфләр;
- 3Д-кинотеатр.

Белгеч фикере
Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Илнара Гыйләҗева:

— Хәзер проект буенча Георгий паркын төзекләндерүнең беренче чираты тормышка ашырыла. Кыенлыклар юк, эш тәртип белән бара. Проект архитекторлары аны берничә мәртәбә тәкъдир иттеләр. Иң элек гадәтләнгән урында балалар мәйданчыгын, воркаут зонаны, кече архитектура формаларын урнаштырып, урманда йөрү урынын төзиләр. Яшел зона сакланачак, без бөтен урманны, проектланган сукмакларны әйләнеп чыктык, барлык агачларны карадык. Хәзер санитар кисү бара, сау агачларга кагылмас өчен, юллар юнәлешен алмаштырырга тырыштык. Яшен тигән бер агач белән кызыклы очрак булды. Тормышка мәхәббәт билгесе бит ул дип, аны калдыруны сорадылар. Аннан соң икенче кешеләр килеп, бу агачны кисеп алырга кирәк диделәр. Без калдырырга булдык. 
Төзелешнең икенче чираты — паркның дәвамы, 10нчы мәктәптән хирург Нечаев урамына кадәр бульвар. Апрель башында проект архитекторын тыңлаганнан соң, 4нче микрорайон кешеләре үзләренең тәкъдимнәрен һәм теләкләрен белдерделәр. Мәктәп укучыларының теләкләре икенче чират проектында искә алыначак.

Тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында, «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтада һәм gorodsreda.tatar.ru сайтында уза. Оффлайн тавыш бирү — КФҮ һәм «Бердәм Россия» җәмәгать кабул итүләрендә. 30 майга хәтле тавыш биреп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев