Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Германиядә Яңа елны ничек үткәрәләр

Бу турыда безгә Германиянең Дюссельдорф шәһәрендә яшәүче ватандашыбыз Татьяна Киселева сөйләде.

– Германиядә Яңа ел, Раштуадан аермалы буларак, төп бәйрәм түгел. Бик күпләр аны өйдән читтә – барларда, рестораннарда бәйрәм итә, халыкның күбесе шәһәр үзәгенә, Ратушага юл тота.

Төн буе, бигрәк тә сәгать 12дән соң, урамнарда искиткеч ут тамашасы була: хлопушка, петарда һәм ракеталар шартлый. Сүз уңаеннан, немецлар фейерверкларга ел саен якынча 130 миллион евро акча сарыф итә. Мин Германиядә чагыштырмача күптән түгел яшим һәм минем өчен төп кышкы бәйрәм булып, ни дисәң дә, Яңа ел кала. Ап-ак кары, үз тылсымы булган, тәрәзәләргә матур бизәкләр төшерә торган чын бәйрәмне бик сагынам. Без чыршы сатып алабыз (биредә аларны ноябрь ахырында ук сата башлыйлар), аны гаиләбез белән бик теләп бизибез, фатирны гирляндалар, төрле рәсемнәр һәм матур уенчыклар белән бизибез. Яңа елга немецлар, гадәттәгечә, карп балыгын әзерли (бу ашамлык уңыш китерә дип санала; кайбер хорафатка ышанучан кешеләр хәтта акча янчыкларына бераз балык тәңкәсен дә сала). Тагын бер яраткан Яңа ел ризыгы: сыра маринадында дуңгыз ите (хәзер мин аны пешерүдә алман хуҗабикәләреннән дә калышмыйм, безнең гаиләдә бу ашамлыкны бик ошаттылар). Германиядә яшәүче балалы гаиләләр Яңа елны Россиядәге кебек үк – чыршы бәйрәмнәре һәм утренниклар белән билгеләп үтә. Чыршы бәйрәменә узган ел да бардык, быел да җыенабыз: кызыбызга Кыш бабай белән Кар Кызы бик ошый. Шунысын да өстисем килә, алман балаларына бәхет икеләтә елмая: Санта Николаус аларга Раштуа бәйрәменә генә түгел, ә 6 декабрьдә могҗизалы Николай көнендә дә бүләкләр белән килә. Кичтән балалар итекләрен бусагага куеп калдыра, төнлә Изге Николай килә һәм итек эченә бүләкләр куя. Бу бик күркәм гадәт, кызыбыз мондый бүләкне инде икенче мәртәбә алды. Әлбәттә, башка илгә күчеп киткәндә, Ватаныбызның, мәдәниятебезнең зур өлешен үзебез белән алып китәбез. Хәзер бер-беребезне Яңа ел белән бер генә түгел, ә ике мәртәбә: Мәскәү һәм Берлин вакыты буенча котлыйбыз. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән яраткан әниебез Татьяна Африкановна Киселеваны, шулай ук барча туганнарыбызны – Ермаковлар гаиләсен чын күңелдән тәбрик итәм. Шулай ук Костроминнар һәм Суфияновлар гаиләләренә зур сәлам һәм котлаулар. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, муллык, иминлек һәм зур бәхет телим. Яңа елда хыялларыгыз тормышка ашсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев