Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомере буе күзләр сәламәтлеге сагында

Үз эшенең остасы, чын мәгънәсендә профессиональ белгеч, Алабуга районының танылган күз табибы – бу сүзләр шәһәребезнең үзәк район хастаханәсендә күз табибы булып эшләүче Гаяз Хәйруллин турында. Быел 21 февральдә аңа “Татарстан Республикасының Атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде. Бу – озак еллар буе куйган тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Чын табиб якты йөзе, җылы сүзе белән ярдәм сорап килгән авыруның хәленә керә белә, газапларын җиңеләйтергә алына, күңелендә савыгуга ышаныч, өмет тудыра... Менә шундый табибларның берсе – “Татарстан Республикасының Атказанган табибы”, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы грамоталары, район хакимиятенең күп санлы Мактау грамоталары иясе, “Хезмәт ветераны” исеме бирелгән кеше, Алабуга шәһәренең үзәк район хастаханәсендә күз табибы булып эшләүче Гаяз Хәйруллин.

Бу мәртәбәле исемнәрнең бирелүе аның чыннан да үз эшенең остасы икәнен дәлилли. Җаваплы, тынгысыз, кыюлык һәм тәвәкәллек таләп итә торган эшен җиренә җиткереп башкаруы, җаваплы булуы белән Гаяз Илгиз улы хезмәттәшләренең дә, райондашларыбызның да хөрмәтен яулый алган. Районыбызда аны белмәгән кеше сирәктер. Чыгышы белән Алабуга районының Илмәт авылыннан булган Гаяз Хәйруллинның медицина өлкәсендә хезмәт куюына быел 36 ел. Шуның дүрт елы терапевт, калганы – күз табибы вазифасында.

Гаяз Илгиз улы 1 гыйнварның 1960 елында дөньяга килә. Илмәт авылында дүртенче сыйныфка кадәр белем ала, аннары Иске Юраш урта мәктәбен тәмамлап, документларын Казан медицина институтына тапшыра. Хыялы – югары уку йортында белем алып, табиб булу һәм кешеләр сәламәтлеген кайгырту. Һәм менә 1984 елда беркайчан да Гиппократ антына хыянәт итмәскә сүз биргәннән һәм диплом алганнан соң, нәкъ менә Алабуга үзәк район хастаханәсенә эшкә кайта. Хәйруллиннар нәселендә медицина юлын сайлаган беренче кеше була ул.

– Гаиләбездә табиб булып эшләүчеләр юк иде. Бер апам гына сугыш вакытында фельдшер булып эшләгән. Авылда теш табибы, терапевт һәм башкаларга укып чыгучылар булды. Алар үрнәгендә шушы һөнәрне сайладым дисәм дә була. Укып бетергәч, мин Костенеево хастаханәсендә 1988 елга кадәр терапевт булып эшләдем. Аннары табиб-офтальмолог һөнәренә яңадан укыдым.

Бүген күз авырулары табибы бөтен Алабуга районына берәү генә дияргә дә була (балалар күз табибын санамаганда, әлбәттә), чөнки аңа алмашка килердәй бу һөнәр иясе районыбызда әлегә юк.

Гаяз Илгиз улы Алабуга үзәк район хастаханәсендә кабул итә, операцияләр ясый, еш кына бәхетсезлеккә таручыларны карау өчен төннәрен дә чакырталар аны. Зур һөнәри осталыкка ия булса да, белемен күтәрү өчен һәрдаим укуларга да йөрергә вакыт таба.

Гаяз Хәйруллин эштә тәҗрибәле белгеч булса, өйдә ул – яраткан, ышанычлы тормыш иптәше, үрнәк әти. 1991 елдан бирле Гаяз абый тормыш иптәше белән иңне-иңгә куеп гомер итәләр, 1992 елда уллары туа. Әңгәмә барышында без аның буш вакытларда китаплар укырга, музыка тыңларга, театр карарга яратканын да белдек.

– Мин компьютер алдында утырырга яратмыйм, китаплар укуны өстен күрәм. Татар язучыларының – Галимҗан Гыйльманов, Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники һәм башкаларның әсәрләрен яратып укыйм. Өйдә бер шкаф китаплар белән тулы. Укыганнарын Илмәт авылы китапханәсенә алып кайтам. “Алабуга нуры” газетасында һәрдаим үз язмаларын бастырган Фирдәвес Хуҗинның да язмаларын көтеп алам. Рус китапларыннан тарихи жанр күңелемә якын. Татар халык җырларын яратып тыңлыйм, Казанга баргач театрга кермичә калган юк. Вакыт булганда, урманда йөрергә яратам, – дип сөйләде безгә әңгәмәдәшебез.

Гаяз Илгиз улы әйтүенчә, бүгенге көндә күз табибына мөрәҗәгатьләрнең күбесе – яшьләрнең күз күреме начарлануы белән бәйле. Табиб әйтүенчә, моның төп сәбәпчеләре – компьютер, телефон һәм башкалар. Күз күреме начарланмасын өчен, күз гигиенасы кагыйдәләрен үтәргә, йөкләнеш нормасыннан тайпылмаска, яктырту, күзләр өчен күнегүләр, туклану, витаминнар турында да онытмаска кирәк.

Әлеге игелекле шәфкать иясе күпме авыруны дәвалады икән дә, күпме кешегә якты дөнья йөзен озаграк күрергә ярдәм итте икән?.. Әлбәттә, моны санап бетерү мөмкин түгел. Зур стажлы һәм бай тәҗрибәле табиб бүген дә халыкның күзләр сәламәтлеге сагында тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев