Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хаҗия

Хаҗия Габделхак кызы Гатауллинаның "Яңа Юраш" (төрле елларда "Ленин" исемендәге колхоз, "Юраш" авыл хуҗалыгы ширкәте һ. б. исемнәр йөртте) хисапчылык бүлегендә эшли башлавына өч дистә елдан артып киткән икән инде.

Эш-мәшәкатьләр, шатлык-куанычлар һәм вакыты белән борчу-кайгылар (һәр инсани затның тормышында бөтенесе дә була) берлә гомернең үткәне сизелми дә кала бугай ул. Әниләре - Рәшидә апа - әле кайчан гына олы уллары Илгизне алып кайтып, ирен - Габделхак агайны - сөендергән иде, инде менә шомырт, чия, алмагачлар бүртеп тулышкан бөреләреннән яшел яфраклар ярырга талпынып, чәчәк таҗларын ачарга омтылганда, уртак мәхәббәт җимеше - кызлары Хаҗияне тудырган. Юраш авылы хастаханәсенең бала тудыру бүлегендәге тәрәзәнең форточкасын чак кына ачып куйганнар, аннан сизелер-сизелмәс май кояшы белән җылытылган һава агымы керә, янәшәдә үсеп утыручы тупыллар, сәрби куаклары арасыннан өздереп сайраучы сандугачның тавышы бүлмәне моң белән тутыра. Берничә сәгать элек кенә ошбу җиһанда яшәргә хакы барлыгын даулап аваз салган сабыйны данлап та җырлый ахры ул. Коридор буенча бераз арырак, табиб бүлмәсендәге радиоалгычның тавышы ил халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлауларны ишеттерә. Ә-әә, бүген бит әле 9 май, совет халкының Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен җиңүенә 14 ел тулган көн. "Бәхетле бул, кызым, шундый истәлекле көнне килдең бит дөньяга", - дип пышылдый ана, нарасыен сак кына кочып һәм аны күкрәк сөте белән туендыру хәстәренә керешә.
И-их, кибеттән алган курчагың булса икән ул! Әнә, колхоз рәисе кызларының андый курчаклары бар, рәхәтләнеп уйныйлар. Хәер, җитәкче балалары шул, андый мөмкинлекләре зур. Әй лә, әнисе аңа менә дигән курчак тегеп бирде әле һәм берне генә дә түгел. Хаҗиядә саранлыкның әсәре дә юк, ул уң як күршеләренең кызы Розалия белән дә, урамның каршы ягындагы чатта яшәүче Айсылу белән дә рәхәтләнеп уйный, аларга курчакларын да биреп тора. "Өйле" һәм "әни" булып уйнап туйганнан соң Карам, Мисхәт һ. б. малайларга ияреп "качышлы", "үрдәк атышлы" уеннары белән мавыгалар. Кайчагында Хаҗия әнисенә ияреп мәктәпкә дә бара, анда аның әнисе җыештыручы булып эшли. Эшләре җиңел түгел җыештыручыларның: төрле биналарда урнашкан мәктәп идәннәрен себерү-юу, иртән-иртүк мичләренә ягып җылыту, әйләнә-тирәне чиста тоту да аларның өстендә. Кызчык нәни кулларына себерке алып, идән себерергә керешә, әнисенә аз булса да ярдәм итүе шулай. Әни кеше елмаеп куя - әйдә, өйрәнә торсын, киләчәктә барыбер кирәге чыгачак ич.
Күктә кояш балкый. Бөтен урамны бала-чага чыр-чуы тутырган. "Әни, соңга калам бит инде", - дип өзгәләнә чәчләренә бантик ясап, өстенә ак алъяпкычын кидергәннән соң, матур күбәләккә охшап калган Хаҗия, яшелчә бакчасыннан аның өчен чәчәкләр өзүче әнисе тирәсендә бөтерелеп. "Өлгерәсең, кызым, мәктәп янәшәбездә генә бит", - Рәшидә апа кызын шулай тынычландырырга тырыша. Кызчыкның күзләрендә энҗе бөртегедәй яшь тамчысы елтырый: әллә шатлыгыннан, әллә беренче кыңгырау шылтырасы мәйданга кайбер иптәшләреннән бераз кичегеп аяк басуына дулкынланудан пәйда булган ул күз яше. Әнә, беренче укытучылары Саимә апа ихлас елмайган да, кулын селтәп сәламли үзләрен. Хаҗия өчен бу мизгелдә аннан да бөегрәк зат юктыр, мөгаен. Тәүге тапкыр сыйныф бүлмәсенең бусагасын атлап керергә җыенган сабыйлар берсен-берсе уздырырга тырышып чәчкләрен тапшырырга омтылалар. Юк, бу юлы да арттарак кала Хаҗия. Ярар инде, соң булса да, уң булсын. Әле алар укулар башлангач та, берничә кыз моннан ике чакрымдагы Илмәт авылының бирге очында яшәүче укытучыларының портфелен күтәреп төшү бәхетенә ирешү өчен, кояшлы көннәрдә генә түгел, яңгыр явып торганда да, узыша-узыша йөгерәчәкләр. Берсендә хәтта Хаҗия, Саимә апасының әсбапларын алданрак эләктерү сөенеченнән, ничек итеп аягындагы матур галошларының сазга батып калуын да сизмичә элдерәчәк. Сабыйлык романтизмы белән өретелгән балачак мизгелләре, кыңгыраулы мәктәп еллары да бер-бер артлы артта кала. Хаҗия, Саимә апаларыннан соң, аларга төпле белем бирергә тырышкан Әминә һәм Мәсхүдә апаларына, математикадан укыткан Наилә апа Фазлыәхмәтовага да (хисапчылык һөнәренә мәхәббәт оеткысы салуга нәкъ менә ул сәбәпче булды дип саный язма герое) зур рәхмәтле. Күп еллар сыйныф җитәкчеләре булып торган Римма Нури кызының тегү-чигү серләренә төшендерүе тормыш-көнкүрештә бәяләп бетергесез роль уйнавын беркайчан онытачак түгел.
Ул елларда авыл яшьләренең күпчелеге бәхетен олы төзелешләргә, шәһәр тирәсенә китеп табарга тырышты. Хаҗия дә берничә иптәш кызы белән шундый шаукымга ияреп, Чулманның аргы ягындагы әле күптән түгел генә күтәрелә башлаган, шулай булса да, исеме бөтен Союзга гына түгел, башка кыйтгаларга да танылып өлгергән Түбән Камага юл тотты. Төрле яктан җыелган халык күплегеннән кала гүя кайнап тора. Хаҗияләрнең яшәү урыннары шин заводының тулай торагында, бер бүлмәдә сигез-тугыз кыз торалар. Бераз кысанрак, әлбәттә. Шулай булса да, түзәләр. Яшьлеккә киртәләр юк, диләр бит, дөрестер инде. Көннәрне атналар, атналарны айлар алыштыра. Завод училищесында һөнәри белем серләренә төшенеп, бер елның үткәне сизелми дә. Аннары эш, сменаң тулганчы, конвейер артына басып, машина тәгәрмәче өчен кирәкле детальләрне җыю хәстәрен күрергә кирәк. Хәер, һәр хәрәкәт-комбинациягә күнеккән акыл һәм кул хезмәтенең бербөтенлегенә ирешкәннән соң, моның әлләни катлаулыгы юк та кебек. Арылып кайтылса да, кылган гамәлеңнең кешеләр һәм җәмгыять өчен файдалылыгын тою күңелгә юаныч бирә. Шуңадырмы, юынып һәм ашап-эчеп алганнан соң, ял итәргә теләп башларын мендәргә төртергә ашыкмыйлар кызлар, яшьләр каласының төрле почмагында кичке уенга чакырып яңгыраган татар музыкасы астында биергә һәм җырларга "пятачокларга" ашкыналар (узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында бик күп татар яшьләре үз парларын шуларда тапты).
Түбән Камада яши башлаганга да өч ел булган икән бит. Эше һәм яшәү рәвеше шактый мавыктыргыч булса да, алдагы тормышны җитдирәк итеп кору турында уйларга вакыт җиткәндер шәт. Хаҗия, дусты Мәдинә белән киңәшләшеп, Бөгелмәдәге хисапчылар курсына укырга керергә кирәк дигән нияткә килә. "Уйлаган эш - беткән эш", - ди халкыбыз мәкале: баралар кызлар, имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, шәрикътәшләр дә булалар. Хаҗия, төгәл фәннәрне аеруча яратканлыктан, бөтен күңелен биреп укый. Кызның тырышлыгын укытучылары да күреп ала һәм аны башкаларга үрнәк итеп куялар (әле соңыннан да аның әсбап-дәфтәрләрен биредә белем алучыларга мактап күрсәтәләр). Ниһаять, кулда бары тик "бишле" билгеләре белән тулган диплом. Ә эшкә соң кая барырга? Һәм шул чагында Хаҗиянең әнисе Рәшидә апа ярдәмгә килә, ул чыгышы белән Иске Юраштан булган Алабуга авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нуретдин Гыйззәтуллиннән гозерләп, кызын Татар Чаллысы авылының үзәк хисапчылык бүлегенә урнаштыра. Әлбәттә инде - дусты Мәдинә белән. Кызлар гаять таләпчән һәм шул ук вакытта бик гадел Анна Ивановна Малковадан күп нәрсәгә өйрәнәләр (Хаҗия Анна апасын хәзер дә рәхмәт сүзләре белән искә ала).
Сагына Рәшидә апа кызын, Габделхак агай да сагына. Ни әйтсәң дә, өч малай арасында бердәнбер кыз бит ул. Аннары әле аның урыс-улак арасында яшәп, шунда кияүгә чыгып куюы да бар, бусы бигрәк тә куркыта. Һәм бер көнне йорт башы кызларны үзләрендәге хисапчылык бүлегенә эшкә чакыруларын сорап, колхоз рәисе Мирзәхмәт Мулләхмәтов янына идарәгә керә. Кире какмый рәис алдынгы механизаторның үтенечен, бер хисапчы урынының бушавы да сәбәп инде моңа.
Еллар үтә тора. Инде Хаҗиянең туган авылында хисапчылык вазифасына керешүенә дә биш ел. Ата-ана кызларының һаман әле кемнеңдер яры булмавына борчылуларын яшерми. Яше бара бит: егерме сигезе тулып узды, кыз бала өчен күп инде ул. Кичләрен озата кайтучы егетләр юк түгел анысы, тик, сайлана ахры, берсен дә чынга алганы юк. Шулай да, табыла бер тәвәккәле - аргы урамнан Нияз атлы егет, ишектән кусалар, тишектән дигәндәй кереп, тәки юл таба бит Хаҗиянең йөрәгенә. Тәрәзә төбенә килеп сызгыруына, әби: "Бар, егетең килгән анда, дип әйтә торган иде", - дип искә ала Хаҗия, елмая төшеп. Һәм кыз, Ниязның бер ел дәвамында дипломатларга хас сабырлык һәм үҗәтлек белән артыннан чабуларына каршы тора алмыйча, ниһаять, тормышка чыгарга ризалаша. Каената-каенана белән яшәүнең ни дәрәҗәдә җитди сынау икәнлеген үзләре бер түбә астында яшәп караган киленнәр генә беләдер, мөгаен. Икенче әни - Роза апа һәм икенче әти - Рафаил абый белән җиде ел бергә гомер кичергән Хаҗия әлеге сынауны уңышлы үтә. Чөнки нәрсә уйлаганын иртәгә калдырмыйча, турысын әйтеп сөйләшергә яраткан Роза апа белән дус-тату калулары һәм, яшьләрнең үз йортларын өлгертеп, аерым тора башлагач та, бик еш кына бер-берсенә хәл-әхвәл белешергә йөрешүләре моңа ачык дәлил.


Әй, гомерләр диген, ничек шулай сизелмичә дә үтә икән ул. Әле кайчан гына уллары Рөстәм туган иде, тәпи китүенә дә әле кайчан гына кебек. Инде менә ул да үсеп, буй җиткергән, армия чыныгуы (кайберәүләр балаларын зур акчалар түләп, хәрби хезмәттән алып калганда, Рөстәм Гатауллин хәрби комиссариаттан үзе сорап, Ватан алдындагы бурычын үтәргә китә һәм аның өчен "ут йотып" яткан әти-әнисен куандырып, исән-сау әйләнеп тә кайта) алганнан соң, һөнәри училищеда белем эстәп, район үзәгендә яшәп һәм эшләп яткан мәле. Быел егерме биш яшен тутырды. Кем әйтмешли, тфү-тфү, колагы ишетмәсен, эчми дә, тартмый да, Аллаһ биргән тәүфыйкъларын ала күрмәсен , берүк.


Гомеренең илле бишенче язын каршылаган Хаҗия Габделхак кызы ире Ниязны иртәнге якта эшкә озатканнан соң, өйләре каршында гына урнашкан идарә бинасының хисапчылар бүлегенә ашыга. Күктә май кояшы балкый, кайдадыр (бакча башындагы ешкынлыкта бугай) сандугач өздереп сайрый. Табигать гармониясенең бөтенлегенә, яшәү яменә сокланып атлаган хатыннан да бәхетлерәк кеше юктыр кебек тоела әлеге минутларда.
Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев