Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хат ташучыга ярдәм ит!

Халыкны "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарына яздыру буенча актив эшләгән хат ташучыларга акчалата премияләр тапшырылачак.

Газета укучыларыбыздан кайбер хат ташучыларга карата рәхмәт сүзләре еш ишетелә. Алар шәһәр һәм авыл халкына шатлыклы хәбәр җиткерүче дә, газета-журналлар, хат һәм открыткалар, пенсия китереп бирүчеләр дә, өлкән яшьтәгеләрнең тугры дуслары да. Тик менә аз гына тоткарлык булдымы - редакциягә яки элемтә бүлегенә сораулар һәм дәгъвалар ява башлый. Чыннан да, хат ташучы хезмәте - авыр хезмәтләрнең берсе!

Нәфис иң өсләренә менеп кунаклаган авыр сумкаларында укучыларыбызга газетаның яңа саны белән бергә программа, йолдызнамә, намаз вакытларын китереп җиткерүчеләребезнең хезмәтен бәяләү йөзеннән редакция "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарына язылуны яхшы оештыручы" конкурсы игълан итте. Нәтиҗәләрне барлаганда, язылу квитанцияләре генә түгел, бәлки шул җирлектә яшәүчеләр саны һәм узган яртыеллыкка карата үсеш проценты да искә алыначак.

Җиңүче хат ташучыларга акчалата бүләкләр тапшырылачак:

1нче урын өчен - 4 мең сум;

2 нче урын өчен - 3,5 мең сум;

3 нче урын өчен - 2,5 мең сум.

Шулай ук газеталарны яздыруда актив эшләгән һәм яхшы күрсәткечкә ирешкән элемтә бүлекләренә 4 мең сум күләмендә акча биреләчәк.

Якын дусларыгыз - хат ташучыларның бүләк алуына сез дә булыша аласыз, хөрмәтле укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев