Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт пенсиясе артачак

2012 елның 1 февраленнән хезмәт пенсиясе күләме арта. Пенсия турындагы законда үзгәрешләр турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Марсель Имамов сөйләде.

Бүгенге көндә республикада пенсиянең уртача күләме 7 мең 898 сум тәшкил итә.

2012 елның 1 февраленнән хезмәт пенсиясе 7 процентка, ә 2012 елның 1 апреленнән 2,4 процентка индексацияләнәчәк.

Шулай ук 1 апрельдән башлап бердәм түләүләр (ЕДВ) күләме 6 процентка, ә дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр 14,1 процентка индексацияләнәчәк. Бу - социаль пенсияләр.

2009 елның 24 июлендә кабул ителгән иминият взнослары турындагы 212 нче Федераль законга кертелгән үзгәрешләр 2012 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, дип сөйләде Марсель Имамов.

Түләнгән һәм исәпләнгән иминият взнослары буенча исәп-хисапны вакытында тапшырмаган өчен йөз сумнан мең сумга кадәр штраф каралган. Исәп счетын ачу яки ябу турында мәгълүматны вакытында тапшырмаган өчен иминият взносларын түләүчеләргә 5 мең күләмендә штраф салыначак.

Закон буенча пенсияләренең тупланма өлешен алырга хокуклы пенсионерлар, 2012 елның 1 июленнән башлап, пенсия тупланмаларының тиешле акчаларын ала башлаячак.

  • Закон пенсия тупланмасы акчаларын түләүнең берничә төрен билгели. Тупланма өлеше картлык буенча хезмәт пенсиясенең (иминият һәм тупланма өлешләрен дә кертеп) күләменә карата 5 һәм аннан кимрәк процент тәшкил иткән гражданнар барлык пенсия тупланмасын бер тапкыр ала.

Бу категориягә, беренче чиратта, 1953-1966 елгы ирләр һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар эләгә, 2002-2004 елларда алар өчен хезмәт пенсияләренең тупланма өлешенә иминият взнослары түләнде.

Акчаларын бер тапкыр алуга шулай ук кирәкле иминият стажы (биш елдан да ким түгел) булмау аркасында хезмәт пенсиясенә хокукы булмаган, тик пенсия яшенә җиткән (ирләр - 60 яшь һәм хатын-кызлар - 55) һәм социаль пенсия яки инвалидлык буенча яки туендыручысын югалту сәбәпле хезмәт пенсиясен, шулай ук дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучы гражданнар исәп тота ала,- дип аңлатты Пенсия фонды идарәчесе.

2015 елга кадәр картлык буенча пенсиягә чыгу яшен арттыру турында сүз алып барылмый, ләкин, иртәме-соңмы, бу мәсьәләдә үзгәрешләр кертү актуальлеге калкып чыгачак, дип саный М. Имамов.

Моннан тыш, киләсе елдан ана (гаилә) капиталы күләме арта һәм аны файдалануның яңа мөмкинлекләре барлыкка килә.

Үзгәрешләр һәм яңалыклар турында тулырак гыйнвар чыгарылышларында укый аласыз.

Барлык сораулар буенча Пенсия фонды идарәсенә, Стахеевлар урамы, 10 нчы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Алия СИРАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев