Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәзер МРТ үзебездә

Шәһәрдә "БарсМед"диагностика үзәкләре челтәренең яңа филиалы ачылды. Ул үзәк район хастаханәсе базасында урнашты.

Хәзер алабугалылар МРТ-аппаратында сыйфатлы тикшерүне читкә чыкмый гына үтә алачак. Андый үзәкләр моңа кадәр Казанда һәм Бөгелмәдә генә иде.
− Районыбызда сәламәтлек саклауга һәрвакыт махсус игътибар бирелде. Алабугада МРТ булдыру өчен озак тырыштылар. Шәһәрегездә нәтиҗәле һәм сыйфатлы диагностика ясый торган аппаратның пәйда булуы - районда сәламәтлек саклауның технология дәрәҗәсен күтәрү, − диде ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.
Ул шулай ук республика Президентының 2016 елны онкология авырулары белән көрәш елы дип игълан иткән булуын әйтеп үтте. МРТ аппаратында тикшерү вакытында шешләрнең башлангыч чоры ачыклануы сер түгел, бу исә кешегә тизрәк терелергә мөмкинлек бирә.
− Һәр пациент, бездә тикшерү үткәндә, рентген нәтиҗәсен генә түгел, махсус координат сеткасын да ала. Аны теләсә кайсы гаджетка якынлаштырып, махсус кушымта ярдәмендә, авыру үзенең органын 3D режимында карый ала, − дип сөйләде "БарсМед"диагностика клиникалары челтәренең баш табибы Айнур Әхәтов, планшетта пациентның йөрәген күрсәтеп.
Аның сүзләренә караганда, бу аппаратта тикшерү үтү тулысынча куркынычсыз, нурланыш бирми, шуңа күрә анда сабыйлар да, булачак әниләр дә тикшерү үтә ала.
− Тикшерү 15-20 минут дәвам итә, якынча бер сәгатьтән нәтиҗәсе әзер була. Клаустрофобия белән интегүчеләр дә бернинди чикләүсез тикшерелә, чөнки медицина хезмәткәрләре янәшәдә тора, − ди Айнур Әхәтов.
Үзәкнең яңа филиалында югары квалификацияле белгечләр, администратор һәм операторлар хезмәт күрсәтәчәк. Алар өчен, 13 эш урыны әзерләнгән.
− Без һәр нәрсәдә Европа дәрәҗәсенә ирешергә тиеш. Барыгыз да МРТ мөмкинлекләрен яхшы беләсез, һәм безнең хастаханәләрне нәкъ менә шундый аппаратлар белән җиһазлау кирәк, − дип саный район башлыгы Геннадий Емельянов. Аның һәм хастаханәнең баш табибы Шәфкать Әхмәтҗановның тырышлыгы белән алабугалылар шундый аппаратлы булды, чөнки томограф кирәклеге турында халыктан үтенечләр күп булган иде. Якын араларда клиника беренче пациентларын кабул итәчәк: җиһазны көйлисе генә калган, ә тикшерүгә язылучылар бар инде. Биредә түләүле кабул итүдән башка, авыруларны ел саен бирелә торган квота буенча да тикшерәчәкләр.
− Без иртәнге сәгать җидедән төнге унбергә кадәр ялларсыз, соңгы пациентка кадәр эшләячәкбез, − дип өстәде филиалның баш табибы Эмиль Шәрәфиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев