Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

И, гомер агышлары...

Әле кичә генә кебек, югыйсә, күршеләрем Суфия һәм Назир Хөсәеновларның гаилә корып яши башлауларына да 40 елдан артып киткән икән бит инде.

Өлкән угъланнары Илназның яше кырыкка якынлашса, Илгизләре ир уртасы булып килә. Угъланнар димәктән, алар күптәннән үз "куыш"ларын корып, Илназ илә Гөлнара кызлары Лиананы үстереп ятмакта, ә Илгиз белән Эльмира бер кыз һәм бер ир баланы дөньяга яралтып (кызлары Зилә быел беренче сыйныфка укырга керде, малайлары Булат балалар бакчасында тәрбияләнә) Чаллыда яшәгән көннәре. "Килен каенана туфрагыннан ярала" диләр. Бу сүзләрдә хаклык күптер, мөгаен. Чөнки Гөлнара ханым каенанасы юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлады һәм инде Алабуганың дүртенче микрорайонындагы мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан балаларга белем бирә башлавына да 15 елдан артып китте. Эшендә яраталар үзен - мәктәп дирекциясендә яхшы исәптә. Шулай булмыйча ни: ул бит әле Республика күләмендә уздырыла торган "Мин татарча сөйләшәм" дигән акциядә укучылары белән катнашып Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Алай гына да түгел, Русия буенча уздырылучы "Туган тел" бәйгесенең мастер-классында җиңеп, мәгариф министрлыгының "Иң яхшы укытучы" исеменә һәм инде рәттән икенче елын акчалата грандка лаек булган.

Тормыш гел шома юлдан гына бармый, һәркемдә нинди дә булса кытыршылыклар чыкмыйча калмый торгандыр ул, ә менә олы мәхәббәт дигәннәренә һәркем ирешә алмавын күпләр аңлыйдыр - Илназ белән Гөлнараның гаилә сукмагыннан иңне иңгә куеп атлауларына (читкә тайпылмыйча) берсе өчен икенчесе әле кичә генә өйләнешкән парлар кебек җан атып торулары ярдәм итә. Хәер, холык-фигыле, табигате берлә киң күңелле һәм ярдәмчел әтисенә тартым Илназны хатыны нәкъ менә шуның өчен хөрмәт итә һәм ярата торгандыр. Ул бит әле югарыда саналган сыйфатлары өстенә нигә тотынса, шуны булдыра. Андыйлар турында халыкта гадәттә "кулыннан гөлләр тама" диләр. Әйе, таш эшен дә, агач эшен дә, тимер-калай ише әйберләрне ипкә китерү серләрен дә яхшы белә Илназ угълан, төп нигезгә кайткач, буш вакытларын йорт-кураның нәрсәсен дә булса матурлау-яңартуга багышлый. Ә инде Илгиз турында әйткән дә юк, ул һәр атна саен ата-ана хакын хаклап, "тып" итеп кайта да төшә. Яшьләре олыгаеп килгән әти-әнисенә ярдәм итәргә теләп инде. Бәрәңге казу һәм алу, аны урнаштыру; яшелчә бакчасын эшкәртү; күп сандагы бал корты умарталарын язын баздан чыгару, ә көзен аларны кабат урыннарына кертү... Хәер, хуҗалыктагы эшләрне санап кына бетерерлек мени. Ирле-хатынлы өлкән Хөсәеновларның үзләренең дә көн яктысында тик торганнары бармы икән? Булса да сирәктер. Бер карыйсың: иртәнге якта Назир абый абзардагы ишле малларына йөгерә-атлый бакча артындагы җир кишәрлегеннән хуш исле печән чабып сала; икенче очратканда аның инде шәхси тракторын кабызып, каядыр ашыгып чыгып китүен күрергә мөмкин; умарта кортлары аерган вакытта битлек кигән абзыкайның янәшәдәге агач башына күч җыярга үрмәләвен күрү дә күршеләр өчен сирәк күренеш түгел (хәтта кышларын да ул, шул ук кортлар өчен, умартасын да, балавыз рамнарын вә сироп кую савытларына кадәр үзе ясый). Кыскасы, физик хезмәтсез торуны күз алдына да китерә алмый торгандыр ул. Әнә ич,әле яшьлгендә, Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укып, инженер-механик белгечлеге алгач һәм ул чагында Калинин исемендәге колхозда баш инженер вазифасында эшли башлагач та, ничектер, "ак" эшкә күңеле ятмыйча, күмәк хуҗалык рәисен ялынып диярлек үзенә кабат утырып эшләр өчен әүвәл йөк автомобиле (аны башта СТОАда ремонтлап кайтып, әлбәттә), аннары МТЗ тракторы бирдертүгә ирешә. Бусы аның 70нче еллар ахыры, сиксәненче еллар башында, инде өйләнеп, Суфия апа белән яши башлауларына биш еллап вакыт үткәч. Аннан да алдарак, әле башлы-күзле булган чакларына күз салсак та шул ук хәл. Ул заманда, югыйсә, үзләренең туганы - Хәйдәр ага Галимуллин - колхозда рәислек итә һәм Назир абыйны бригадир вазифасына керешергә кыстый. Тик, Назир Шәйхулла улының үз туксаны туксан шул - аңа трактор кирәк. Һәм ул әле элгәрерәк елларда, РТСның Морт бүлекчәсендә эшләгән чагында да (халыкта аны "торф бригада" дип тә атадылар), аннан соң да, пенсиягә чыкканчы көпчәкле тракторны "иярләде". Һәм, кем әйтмешли, һаман да алны-ялны белгәне юк.

Яшьләргә әйләнеп кайтып, инде Илгизнең хатыны Эльмирага тукталсак, бусы да каенана "туфрагы"ннан яралган бугай. Чөнки хәләленең әнисе кебек үк югары белемгә ия бу ханым Илгизенә бер-бер артлы кыз вә малай бүләк итү өстенә, әйтүләренчә, декрет ялында да оланнарны гына багып кына ятмыйча, калын кесәлеләр өчен йорт һәм башка корылмаларның проектларын ясап бирү белән дә шөгыльләнергә җитешкән ди (хәзерге кредитлар хисабына яшәү заманында иллә дә ярап тора акчалы эш). Моны булганлык димичә, башкача ничек атыйсың инде. Инде декрет ялын тәмамлап, казна хезмәтенә керешкәч тә, Эльмира ханым үз бизнесын ачкан диләр. Хәтта 1-2 еллар элгәре үк, проектын ясап һәм шул проект буенча ниндидер бай абзыйга коттедж төзү хәстәренә керешкәнлеген әйттеләр. Ошбу катлаулы хезмәткә (хатын-кызларның түгел, хәтта сирәк ирләрнең кулларыннан килә) ирен һәм Илназ абыйларын һәм дә кайбер туганнарын да җәлеп иткән, имеш. Афәрин, сеңелкәш, димичә ни дярсең.

Суфия Рәфкать кызы "Тау башы" урамыннан "Үзәккә" (урамның исеме шулай) килен булып 1975 елның 7 июнендә төште. Байтак еллар каенанасы Халисәттәй белән килешеп, сүзгә-тавышка кермичә (безнең заманда бик үк еш күренеш түгел, дип әйтсәм, яңалык ачмамдыр), ана белән кыз кебек яшәделәр. Күрше карчыгы - Аллаһ бәндәсе (чыннан да, Халисә җиңгинең сабырлыгына, иплелеге вә зирәклегенә исләрең китәрлек иде) - инде терелмәс хаста булып урынга яткач та, килене һәм улы аны кадерләп-тәрбияләп тоттылар, зурлап соңгы юлга озаттылар. Әбекәй ихластан разый булып, яшьләргә һәм оныкларына хәер-фатихасын биреп, тыныч күңел белән мәңгелеккә күчте. Кылган савапларының әҗередер - яры булып килгәннән алып әлеге көндә дә Назир ага хатынына санлап, аның "ә" дигәненә "җә" дип яши. Шулай булмаса, Суфия апа Иске Юраш урта мәктәбендә балаларга 40 елга якын белем бирә алмас, ул укыткан укучылар зур күпчелек югары уку йортларына керсеннәр дип (мин моны үземнең улым мисалында да әйтәм: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Екатеринбургтагы Урал институтында математикадан имтиханны уңышлы тапшыруы нәкъ менә аңа һәм башкаларга төпле белем бирүе нәтиҗәсе) төнгәчә мәктәптән кайтмыйча ятмас иде. Дирекция дә Русия күләмендә гомуми белем бирү учреждениесенең отличнигы дәрәҗәсенә ирешкән һәм күкрәк билгесе белән бүләкләнгән мөгаллимен лаеклы ялга чыкач та 4-5 ел дәвамында математика һәм информатика буенча укучыларга сабак бирүен гозерләмәс иде. Ошбу ханымның һөнәри әзерлеге югары дәрәҗәдә икәнлеген әле булса кайбер ата-аналарның (Иске Юраш һәм Илмәт авылларында гына түгел, ә бәлки, читтәгеләрнең дә) балакайларына репетиторлык ярдәме күрсәтүен сорап аңа мөрәҗәгать итүләре дә күрсәтә булыр. Үтенеч белән килүчеләрне хәл кадәри канәгатьләндерергә тырыша Суфия Рәфкать кызы, үзенең белем багажы белән теләп уртаклаша. Кайчагында, кышкы айларда, Илмәт авылы имамы Вәлиҗан хәзрәт тәкъдим-соравын канәгатьләндереп, мәчеттә авыл балаларына каникул вакытында сабаклар да укыта.

"Чиләгенә күрә капкачы", дигәндәй, Назир абый кебек үк Суфия апа да тик утыруны (эшсез ягъни) яратмый. Ир вә хатын мал-туар, кош-корт асрауны хәзер генә бераз киметтеләр, моңа кадәр аларның абзарында савым сыеры, башмак тана, 2-3 баш үгез, ишле санда сарыклар, казы-үрдәге һәм тавыгы асрала иде. Хәзер дә әле күп итеп сарыклар, саны утыздан да кимемәгән тавыклар белән мәш килеп ятулары. Килен булып төшкән елны ук бал кортлары асрауны яраткан шөгыле итте тырыш ханым. Һәм елның-елында умарталар санын арттыра барып, инде "татлы бөҗәк"ләрнең ояларын берничә дистәгә җиткерде. Үзләреннән арткан югары сыйфатлы балны күрше-күлән һәм авылдашларга ташламалы бәядән сата Суфия апа (аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын). Алабуга, Чаллы калаларында да сорау зур әлеге нигъмәткә, Хөсәеновларныкына инде әлбәттә. Хәзер яшь гаиләләрнең күпчелеге ипотека кредиты алырга мәҗбүр бит, Илназ белән Илгиз дә искәрмәдән чыгарылма түгел. Һәм менә ата-анага балын һәм башкасын хәләл көчләре белән җитештереп, аны акчага әйләндерергә, балаларына булышырга туры килә.

Назир һәм Суфия Хөсәеновларның яшелчә-җимеш бакчаларындагы кыяр һәм помидор үстерелә торган теплицаларына сокланышлы (башка бик күпләрдән аермалы буларак, аларның теплицалары кибеттән сатып алынган түгел, ә Назир абыйның үз куллары белән булдырылган). Андагы тәлгәш-тәлгәш асылынып торган томатка, кетердәвек яшел кыярга күз төшеп авыздан сулар килә. Июнь аенда мәмрәп пешкән бармак башыннан да эрерәк виктория җиләкләре дә Суфия апаның тырышлык җимешләре. Кишере-чөгендере, суганы-сарымсагы, кәбестәсе-кабагы һәм башкасы, һәм башкасы... Ниләр генә үстермиләр Хөсәеновлар бакчаларында. Берсеннән берсе мулрак, күзләрнең явын алырлык алар. Ә менә "икенче икмәк" - җир өстен тоташтан каплап (казыгач әлбәттә), таралып яткан бәрәңге уңышы Илмәттә башкача тагын кемдә бар икән? Һәрхәлдә, мин белмим. Ирле-хатынлы Хөсәеновларның тырышлыгын өнәп бетермәүчеләр дә бар ("нәрсәгә шулкадәр ватылырга, фәлән-фәсмәтән"). "Җаны теләгән - елан ите ашаган", дигән әйтем бар халыкта. Аллаһ һәркемгә аң һәм акыл, хәрәкәтләнергә аяклар, эшләргә куллар биргән. Кем нәрсә белән шөгыльләнә, анысы һәркемнең үз эше ("не нам судить", дияр иде урыс бу турыда). Конкрет Суфия апа һәм Назир абый Хөсәеновлар мисалына килгәндә, алар бу тормыштагы һәр ризык-нигъмәтне, һәр байлыкны үз тырышлыклары, хәләл көчләре белән булдыралар, ялкаулар, кеше исәбенә яшәргә омтылучылар үрчегән бу заманда андыйлар күбрәк булсын иде әле!

Фирдәвес ХУҖИН

Подпись под фото

Суфия апа һәм Назир абый Хөсәеновлар (сул якта) уллары Илгизнең язылышу тантанасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев