Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иганәчелекнең икенче ягы яки Ярдәмгә кемнәр мохтаҗ?

Соңгы вакытта Интернет челтәре бәла-каза очракларыннан зыян күргән, кыйммәтле операцияләр таләп ителгән кешеләр, балалар, йортсыз хайваннарга ярдәм кирәклеге турында мөрәҗәгать белән тулган. Тәэсирлерәк булсын өчен, белдерүләргә җанәрнеткеч фото өстәлә.

Һәр очракта булышыргамы, юкмы, һәркем үзе хәл итә. Сер түгел, андый чакыруларның яртысы - алдакчылар тозагы, шуңа күрә күпләр бәлагә юлыккан бала, шәһәр кешесе яисә хуҗасыз эт турында язуларны җитди кабул итми. Тик шулай да чит кайгыга, адәмнекеме ул, хайванныкымы, битараф калмаучы кешеләр бар.

Алабугалылар арасында үткән сораштыру нәтиҗәләре

Сез хәйрия ярдәме күрсәтәсезме?

Әйе, тик хайваннарга гына - 5,6 %

Әйе, тик кешеләргә генә - 31,9 %

Кешеләргә дә, хайваннарга да ярдәм итәм - 36,1 %

Юк, ярдәм итмим - 26,4 %

"Тугрылык"ка турылыклы

Анжелика Ивашечкина - бәхетсезлеккә тарыган кече туганнарыбыз язмышын кайгыртучыларның берсе. Ул хайваннарны яклаучы "Тугрылык" иганәчелек фондын булдыруда башлап йөрүче. Фонд моннан өч ел элек оештырылды.

Анжелика Ивашечкина этләрне бала чактан ярата - аларның гаиләсе этләргә яхшы мөнәсәбәттә була, мәктәптә дә кече туганнарны кайгыртырга өйрәтәләр. Бүгенгә кадәр ул беренче укытучыларын искә ала: ул аларга, беренче сыйныф балаларына, теләсә-кайсы җан иясенең кеше кебек үк газаплануын аңлата.

− Мин беренче класста укыганда, сыйныфташларым белән бергә, кыенсынмыйча, ашханәдә калган азыкны җыя идек һәм урамга чыгып, хуҗасыз этләрне, мәчеләрне ашата идек. Бу безнең укытучы апабызның бер тәрбияви моменты булды.

Анжелика үзенең мәче баласы яныннан үтеп китә алмаганын искә төшерә - һәрвакыт ашата һәм өенә алып кайта торган була.

− Ул вакытта хайваннарга киң колачлы ярдәм итү мөмкинлеген белмәдем. Ничектер Мәскәү форумына кердем һәм кешеләрнең моның белән һөнәри шөгыльләнүен күрдем, ягъни, алар мәче баласын алып кайтып ашату гына түгел, аның алдагы язмышын хәл итә. Әмма болар барысы да фонд хисабына, күп кешеләрнең һәм шәһәр администрациясенең ярдәме белән эшләнә.

Хәзерге вакытта "Тугрылык" приютында 140 эт һәм көчек исәпләнә. Аларның күбесен чыгарып ташлаганнар - алар машина астында калып җәрәхәтләнгән, гарипләнгән, имгәтелгән. Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән аларны тормышка кайтарырга мөмкин. Даими булышып торучылар бар, ләкин андыйлар, Анжелика ачыктан-ачык әйткәнчә, бик аз. Гадәттә, кешеләр бер-ике тапкыр иганә ясыйлар. Акчаны телефон аша тапшырырга мөмкин ("голодный" номер).

Без булмасак, кем?

Приютка даими йөрүче Марина һәр ялда ире белән бергә хуҗасыз этләрнең хәлен белергә килә.

− Бирегә мин бер ел элек, танышым белән көчекләр алып килгәннән соң йөри башладым. Ул чагында вольерлар төзи башлаганнар гына иде әле. Соңыннан мин приютка ирем белән йөри башладым, җыештырырга булыштык. Ә хәзер һәр атнада барабыз, җәй көне ешрак йөрелә, һава торышы мөмкинлек бирә. Элек җыештырырга булышсак, хәзер этләрне йөрергә дә алып чыгабыз. Иптәшем утын да кисә, берәр әйбер ватылса, төзәтә дә. Кайвакытта этләрне стерилизациягә алып барырга туры килә.

Марина хайваннарны бик нык яратуын таный. Гаиләләрендә һәрвакыт этләр дә, мәчеләр дә булган, шуңа күрә ул хәзер дә эт яныннан үтеп китми, һәр чакта кибеткә кереп, аңа ашарга ала. Этләрне кыерсытуларын күрсә, йөрәге телгәләнә.

− Авыру балаларга булышканым юк, этләргә генә. Балаларга болай да ярдәм итүчеләр күп, ә этләргә − юк, − ди Марина.

Шунысын әйтергә кирәк, этләрне приютта тоту нык кыйммәткә төшә. Алар дәвалауга да, стерилизацияләүгә дә, ә кайчагында озак савыктыруга да мохтаҗ. Мәсәлән, тәпие сынган эткә операция ясау якынча алты мең сум тора.

Хайваннарны яратучы алабугалы Светлана дәваларга булыша.

− Аларның эчкерсезле һәм тугрылыгы өчен яратам, бу сыйфатлар кешеләрдә шул кадәрле җитми. Этләр авыртуны кешеләр кебек үк тоя, һәм аларга кешеләр генә булыша ала. Ярдәм сорап синең күзләреңә караучы, үлемгә дучар ителгән хайванны күргәндә, аның яныннан үтеп китү мөмкин түгел. Мин үз чиратымда, көчемнән килгәнчә, приют хуҗасының авыр хезмәтендә булышырга тырышам. Хайваннарны турыдан-туры дәвалау белән шөгыльләнәм.

Белеме буенча Светлана ветеринар түгел, ул ветврач билгеләгән күрсәтмәләрне генә үти. Әмма инде уколлар кадарга, капельница һәм системалар куярга өйрәнгән. Приютка Светлана көн саен килә. Якыннары аның эшен хуплый, моңа күп көч киткәнлеген аңлый. Бәхеткә, Светлана балаларына да, яраткан дүртаяклы дусларына да игътибарын биреп өлгерә.

Әйтергә кирәк, Анжелика Ивашечкина аркасында күп хайваннар салкыннан, ачлыктан һәм тереләй тунаучылардан саклап калынды. "Тугрылык" приюты эшләү дәверендә барлыгы 700 хайван урнаштырылган.

Игелеклелек планета буйлап атлый

Алабугада биш ел дәвамында яшьләр һәм гарип балалар өчен Төбәк иҗтимагый оешмасы "Игелеклелек планетасы" эшли. Бу оешмада инвалид балаларга, күп балалы гаиләләргә, тормышның авыр очрагына эләккән кешеләргә ярдәм итәләр.

"Игелеклелек планетасы" рәисе Таңсылу Хөснуллина сөйләвенчә, биредә балаларга бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге зур. Театр, вокал, кул эшләре буенча иҗат түгәрәкләренә йөриләр. Җәмгыятьтә бердәмләшү мөмкинлеге биреп, аларны экскурсияләргә йөртәләр, башка балаларга булышырга өйрәтәләр. Мәсәлән, үз көчләре белән иганәчелек концертлары оештыралар, җыелган акчалар мохтаҗ баланы дәвалауга тапшырыла.

Озакламый "Игелеклелек планетасы"нда тегүчеләр остаханәсе эшли башлаячак. Анда инвалид балаларны һәм аларның ата-аналарын эшкә урнаштырырга мөмкин булачак.

Ярдәмчел кешеләр аз түгел, кайберәүләр үзләре килеп, ничек булышырга мөмкин, дип сорый. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бәһасез ярдәмне нәкъ менә мөмкинлеге чикләнгән балалар үстерүчеләр күрсәтә. Йөри алмый ятучы балалар тәрбияләүче аналар бар, хезмәткәрләр аларның өйләренә йөри. Хәлнең бөтен кыенлыгын аңлап, иң беренче чиратта, нәкъ менә шундый әти-әниләр инвалид балаларга да, аларның ата-аналарына да булышырга әзер, кайвакытта алар үзенең соңгысын бирә.

Күңел җылысын биреп…

"Игелеклелек планетасы" рәисенең урынбасары Венера Исмәгыйлова шулай ук зур ярдәм күрсәтә.

− Бала чагымны һәм студент елларымны мин Казанда, сырхауханәдә үткәрдем. Минем иптәш кызларым курчак һәм уенчыклар белән уйнаганда, мин, авыр операцияләрдән соң өйгә кайткач, мәчеләрне дәвалый идем. Үзем авырлыкларны күп күрдем, шуңа күрә хәзер барысына да ярдәм итәргә тырышам. Һәрвакыт күчтәнәчләр сатып алам, акчалата, уенчыклар белән булышам.

Андый бер мин генә түгел. Мәсәлән, күп балалы аналарның берсе Евгения канцтоварлар алып килә һәм һәр гаризага игътибар итә. Әгәр без ветераннар янына барабыз икән, ул һәрчак сөлге яисә күчтәнәчләр җибәрә.

Венера Исмәгыйлова билгеләп үткәнчә, Евгения - бик мәрхәмәтле кеше. Үзенең кызына иппотерапия өчен ат алып (баласында ДЦП), ул аны шундый ук башка балаларны дәвалауга да бирә.

− Кирәк булган теләсә нинди әйберне алып киләм. "ВКонтакте" төркемендә ни дә булса кирәген күрсәм, һәрчак булышам. Венера Исмәгыйлова балаларны җыя, алар барысы да безгә килә, 2-3 сәгать атта йөриләр. Бүтән балаларны дәвалауга матди булышмыйм, чөнки үземдә инвалид бала, хәйрия фондларыннан үзем ярдәм эзләүгә мохтаҗ.

Үзенең аты белән Евгения "Әни көне" проектында катнашты. Анда авыру балалы яшь әни өчен аның аты белән фотосессия оештырылды.

Даими иганәчеләрнең берсе Әлфия, ул шулай ук канцтоварлар белән, чистарту чаралары, ашамлыклар белән ярдәм итә.

− Мөмкинлегемнән килгәнчә, "Игелеклелек планетасы"на нәрсә кирәк, шуны алып киләм. Операция таләп ителгән балаларга булышам. Кирәкле телефонга акча салам. "Тугрылык" приютына бер генә тапкыр бардым. Капчыкларда этләр өчен азык илттем.

Мөмкинлеге булган кеше булышырга тиеш, дип саный Әлфия.

Тагын бер ананың − Ауриканың - кызы авыру, эше күплегенә карамастан, "Игелеклелек планетасы"на көн саен килә. Кызын сирәк алып килә, чөнки ул авыр операциядән соң.

− Бирегә булышырга йөрим, ашарга пешерәм. Инвалид балаларга да, картларга да булышам.

"Игелеклелек планетасы"на җиһаз да китерәләр. Бер ир-ат дүрт мең сум акча тапшырган, шуның ике меңен шәһәрдәге авыру балага, ике меңен районның күп балалы бер гаиләсенә, авыру баланы дәвалау өчен бирделәр.

Әгәр сез булышырга теләсәгез

"Тугрылык" иганәчелек фондының "Голодный" телефон" номеры 8-965-610-13-43.

Яшьләр һәм гарип балалар өчен Төбәк иҗтимагый оешмасы "Игелеклелек планетасы"ның "ВКонтакте"дагы төркеме http://vk.com/club55794156

Камилә КОТДУСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев