Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игелекле эшләр эшләп калыйк!

Алабуга шәһәренең мәдәният сараенда 10 декабрьдә чираттагы “Мәрхәмәтле эшләр марафоны” үтте. Әлеге марафон быел бишенче тапкыр узды. Ул ел саен декабрь башында үткәрелә торган Инвалидлар декадасының үзенә күрә бер нәтиҗәсе булып тора.

Шәһәр мәдәният сараеның мәрмәр залында барган чара вакытында ярдәм итәргә теләгән һәр кеше үзеннән өлеш кертте. Залда урнаштырылган махсус кубка акча салырга мөмкин иде. Анда гади кешеләр генә түгел, шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар да катнашты. Йөрәк рәвешендәге зур панно хәйриядә катнашучылар исәбеннән кечкенә йөрәкләр белән тулыланды. Шулай ук бу көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар тарафыннан ясалган эшләнмәләрне сату-күргәзмәләре эшләде.

Бу көн безнең җәмгыятькә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына игътибар итү өчен генә түгел, ә барыннан да элек рух көченә, максатчанлыкка, бу кешеләрнең катлаулы шартларда уңышка ирешә белүләренә соклану өчен кирәк. Аларның тормыш сөючәнлеге, батырлыклары безнең өчен үрнәк булып тора.

Чарада билгеләп үтелгәнчә, Алабуга районында якынча 4875 мең физик мөмкинлекләре чикле кеше яши, шуларның 375е – балалар.

Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, аларның хезмәткәрләре, шулай ук битараф булмаган алабугалылар ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә акчалата ярдәм күрсәтә алды, бүләкләр бирде, кайберләре балалар хыялын тормышка ашырырга ярдәм итте. Чараны район башкарма комитеты житәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Калашникова ачып җибәрде. Ул әлеге марафонның традициягә әйләнүен һәм киләчәктә дә дәвам ителәчәген билгеләп үтте.

− Бүген бу залда күңел һәм йөрәк җылысы сизелә. Быел “Мәрхәмәтле эшләр марафонына” 5 ел тула инде. Без барыбыз да аның ничек башлануын һәм Людмила Рыбакованың идеяне рухландыручы булуын яхшы хәтерлибез. Без бу традицияне дәвам итәргә булдык. Нәкъ менә бүген теләге булган һәркемнең кубны тулыландыру мөмкинлеге булачак, – диде ул һәм марафон барышында беренче бүләкне тапшырды.

Алабугалы 11 яшьлек Илья Тамаков күптән хыялланган әйбер – планшет алды. Малайның абыйсы әйтүенчә, ул бү бүләкне бик көткән.

– Энем сөйләшә алмый. Илья планшет турында күптән хыялланган иде инде. Ниһаять, теләге тормышка ашты, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Бу көнне көтелмәгән бүләкне Алабуга политехника көллияте студенты Рөстәм Шорин алды, аңа ашыгыч операция кирәк. Организмы кинәт үсеп китү сәбәпле, бер аягы икенчесеннән кыскарак кала. Операциянең бәясе – 150 мең сум. Рөстәмгә булышыр өчен көллият укучылары, укытучылар һәм уку йортының директоры Светлана Соколова 57 мең сум акча җыйганнар.

Марафон ахырында гала-концерт булды. Кунаклар һәм тамашачылар алдында Алабуга инвалидлар җәмгыяте, “Мәрхәмәтлелек планетасы” һәм башкалар чыгыш ясады.

Чарага шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм район башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина да кушылды.

− Мин һәрвакыт игелекле кешеләргә, аларның эш-гамәлләренә,олы йөрәкләренә сокланам, ә Алабуга − ул, чыннан да, мәрхәмәтле. Предприятие җитәкчеләре һәм гади халык бүген ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә игътибар күрсәтә. Балаларыбыз сау-сәламәт, бәхетле, имин булсын, әниләрнең күзләрендә чарасызлыктан яшь ялтырамасын, ә әтиләр балаларына ярдәм итү өчен көч һәм мөмкинлекләр таба алсыннар иде дип телисе кала. Балалар бу дөньяга нинди сәламәтлек белән килүләренә карамастан, бәхетле һәм имин булсыннар иде, – диде Татьяна Ларионова. Ул “Мәрхәмәтлелек планетасы” яшьләр һәм инвалидлар иҗтимагый оешмасына компьютер техникасы сатып алуга сертификат һәм республиканың иң мөһим Яңа ел тамашасына билетлар тапшырды.

Зөлфия Сөнгатуллина да әлеге марафонда рәхмәт сүзләрен җиткерде:

– Бу бик күркәм традиция. Минем барлык әти-әниләргә, балалар белән шөгыльләнүче мөгаллимнәргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Битараф булмаган һәм ярдәм итәргә килгән җитәкчеләргә дә бик рәхмәтлебез.

Чара барышында билгеләп үтелгәнчә, быел Хәйрия марафоны барышында 90 мең сумнан артык акча җыелган, ә инвалидлар декадасы барышында 852 мең сумнан артык ярдәм күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев