Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игелеклелек тәрбиялибез

Мәгълүм булганча, декабрь аеның башы илебездә мөмкинлеге чикле булган кешеләргә игътибарлылык белән башланып китә. 1сеннән 10 декабрьгә кадәр декада үтә.

34 нче "Салават күпере" балалар бакчасы хезмәткәрләре дә әлеге чарага битараф калмады. Чөнки безнең бакчада да берничә сәламәтлеге чикле бала тәрбияләнә. Аларга игътибарлы булу йөзеннән, без - балалар бакчасы белгечләре, 9 нчы декабрь көнне чара үткәрдек. Биредә зурлар төркеме балалары катнашты. Иң башта логопед Мәхмүтова С.Ә. балаларга бик матур итеп, аларга аңлаешлы телдә миһербанлылык, бер-береңә, бигрәк тә мөмкинлеге чикле кешеләргә, өлкәннәргә карата игътибарлы булу турында аңлатма бирде. Аннан соң балалар бик зур кызыксыну белән "7 таҗлы серле чәчәк" исемле мультфильм карадылар. Мультфильмның эчтәлегендә игелекле кызчыкның авыру малайга ярдәм итүе балаларда зур тәэсир калдырды. Аннан соң балалар бик зур теләк белән үзләренең фикерләре, тәэсирләре, эчке кичерешләре белән уртаклаштылар. Чараны дәвам итеп мәктәпкә әзерлек төркем балалары кече иптәшләренә җырлап, биеп, шигырь сөйләп күрсәттеләр. Әлеге төркемнәрдә тәрбияләнүче мөмкинлеге чикле балалар дуслары белән зур түгәрәктә биеп күңел ачтылар. Кичә бик күңелле һәм истә калырлык узды.
Мондый чаралар балалар күңелендә эзсез калмас һәм көндәлек тормышта да сабыйларыбыз игелекле, миһербанлы булыр дип ышанасы килә.
Мостафина Фирания, 34 нче "Салават күпере" балалар бакчасы музыка җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев