Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игенче кырда, балыкчы — суда

Быел Балыкчы көнен июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үттеләр.

Россия — сулыклар күп булган илләрнең берсе. Балыкчылык дәүләт дәрәҗәсендә, хәтта Балыкчы көне дә бар. Әлеге һөнәри бәйрәм бу өлкәдәге эшмәкәрләргә, инспекторларга, балык тоту суднолары экипажларына кагыла. Шулай да аны беренче чиратта яр буенда кармак салып утыручы балыкчылар бәйрәм итә.

Шуларның берсе — Родион Борисов — шәһәр-районда гына түгел, республикада да танылган. Ул әле балык тоту спорты буенча 1 разрядка да ия. 

— Беренче мәртәбә балык тотарга мине әтием алып барды. Дүрт-биш яшьләрдә булганмындыр, 8-10 сантиметрлы кәрәкә тоттым. Шуннан бу эш белән кызыксына башладым. Балык тоту буенча үзем чаралар оештыра идем, һәм минем өчен бу шөгыль тормышымның бер өлешенә әверелде, — дип сөйли әңгәмәдәшем.

Татарстан елгаларында төрле балыклар исәпсез-хисапсыз. Тәҗрибәле балыкчылар аларның кайсысын һәм кайда тотарга кирәген белә. 
— Башлыча спорт ярышларында спиннингка алабуга балыгын тотарга яратам. Аны чуртан, судак кебек эре балыкларга караганда, эләктерүе җиңел, — ди ул.

Шунысы да бар, Родион Борисов Яр Чаллыдагы балыкчылар клубына йөри, Алабугада андый юк, мәсьәлә акчага килеп терәләдер, ди балыкчы, теләүчеләр дә алай ук күп түгел.

Вакыты белән балыкчылар спорт ярышларына да җыела. Аларны таныту өчен, тотылган балыкларның саны буенча ярышалар.

— Катнашучыларның саны ел фасылыннан һәм балык тоту төреннән тора. Мәсәлән, көймәдән спинингка тоту ярышларына күбрәк балыкчы килә, — ди Родион.

Балыкчының җиңүләре күп. Соңгысында, 2020 елның кышында алдавычка ярышканда команда белән икенче урынны яулаганнар (Алдавыч — балык тоту өчен кулланыла торган металлдан ясалган ялтыравык). 

Спорт ярышлары төрле шәһәр, районнарда уза.

— Мисал өчен, фидерга тоту ярышлары Зәйдә, Түбән Камада, Минзәләдә, Менделеевск районнарында үткәрелә, — ди ул.

Булачак спорт ярышлары турында балыкчылар Балыкчы спорты Федерациясе сайтыннан белә ала. Анда ярышлар белдерүе куела. Башка балыкчылар белән күзәтеп торалар һәм, ераклыгына, вакытка һәм кызыксынуга карап, кая китәсен сайлыйлар.

Ярышлардан тыш, Родион Борисов дуслары һәм гаиләсе белән, палатка алып, балык тотарга чыга. Кичке учак оештырыла.

— Әледән-әле кызымны да үзем белән алам. Өч яшьтә генә булуына карамастан, ул минем спиннингны ала, инде кызыксына. Тормыш иптәшем дә тартыла бу эшкә. Коданы да мавыктыра алдым, ул элегрәк әллә ни балык тотмый иде.

Әйтергә кирәк, Родион Борисов балык тотканда тыюларны бозмый, мәсәлән, быел апрельдән июнь башланганга кадәр уылдык чәчкән вакыт иде, балык тотарга рөхсәт булмады. 

Балыкчыларга сәламәтлек телибез, көр күңелле булсыннар, эре балык тотсыннар!

Фото Родион Борисовның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев