Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ике еллык курслардан башланган уку йорты

1934 елда ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссариаты Алабугада ике еллык шәфкать туташлары хәзерләү курслары ача. Аның мөдире Алексей Каллистов була.

Каллистов Алексей Семен улы Бөек Ватан сугышынның башыннан ахырына кадәр үткән. Сталинград, Курск, Белгород өчен көрәшләрдә катнашкан. Германия җиңелгәннән соң, Ерак Көнчыгышка җибәрелгән, 6нчы Гвардия Армиясе составында Сахалин ярымутравында сугышкан. 1946 елда, Япония белән сугыш тәмамланганнан соң, медицина хезмәте майоры званиесендә кайткан. Ике Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп санда медальләр белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң ул Алабуга үзәк район хастаханәсенең күз авырулары бүлеген җитәкли. Озак еллар медицина училищесендә мөгаллим була.

Белешмә:

1936 елның 17 июлендә ике еллык шәфкать туташлары мәктәбе (директор - И.Ф. Герасимов) оештырыла.

1937 елның 14 октябренда шәфкать туташлары мәктәбе һәм ясле тәрбиячеләре курслары бер мәктәпкә (директор - В.Н. Боголюбова, 1938 елдан Г.И. Хватов) берләштерелә.

1939 елда ике еллык шәфкать туташлары мәктәбе шәфкать туташлары һәм акушеркалар мәктәбе (директор - Н.В. Розов), 1940 елдан Алабуга фельдшер-акушерлар мәктәбе (1946-1955 елларда директор - М.Х. Сафиуллин) дип атала башлый.

Бөек Ватан сугышына мәктәптән 300 кеше алына.

1955 елда фельдшер-акушерлар мәктәбе Алабуга медицина училищесе итеп үзгәртелә.

Хәзерге вакытта Алабуга медицина училищесе - Татарстанның борынгы уку йортларыннан берсе, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы урта һөнәри белем бирә торган оешма. Уку йорты үзенең эш дәверендә17 меңнән артык урта һөнәри белемле белгеч әзерләгән. Алар арасында галимнәр, дәвалау оешмалары җитәкчеләре, табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, табибларны һәм шәфкать туташларын әзерләүче уку йортлары мөгаллимнәре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев