Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ике меңгә якын чыршы гөрләп үсәр

Алабуганың “Ун гектар” дип аталган урынына күрше автошәһәрдән дә килгәннәр иде. Биредә Алабуга урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре “Яшел чара” оештырды.

“Урман атналыгы-2019” кысаларында иреклеләр һәм төрле оешма хезмәткәрләре агач үсентеләре утыртты.

– Бүген бездә Урман утырту көне. Бу бик әһәмиятле, ул бөтен республика буйлап бара. Барлыгы 78 кеше, бергәләп ике меңгә якын чыршы утыртачакбыз. Агач утыртырга чакыруыбызга, булышырга теләк белдерүчеләрдән бик күп җавап алдык. Зур рәхмәт аларга! Табигатьне сакларга, аны кайгыртырга кирәк, алабугалыларның игътибарын шуңа җәлеп итәсем килә, – ди урман остасы Зөфәр Сәетов.

Чарада катнашучыларның бер өлеше агач үсентеләрен утырткан арада, башкалар өмә ясады: “Ун гектар”ны чүптән чистартты.

Районыбызда агач утырту матур гадәткә әйләнде. Урманчылар әйтүенчә, алар үсентеләрне тәрбияләп тора, шуңа да чыршылар – урман патшалары – яхшы үсеп китә.

Татарстанда быел урман атналыгы 5-12 октябрьләрдә уза, шул арада 1,5 миллион агач утыртырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев