Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илһам Шакировның Әлфия Авзалова вафаты турындагы хәбәрне ничек кабул иткәне билгеле

Бүген 84 яшендә каты авырудан соң татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова вафат булды.

Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова соңгы тапкыр 2016 елның 19 июлендә Илһам абыйның өендә очрашканнар.

"Мин бу очрашуны оештыруны үземнең бурычым дип санадым. Әлфия апа кызлары Зөлфия һәм Гүзәл белән килделәр. Ниндидер җитди сөйләшүләр түгел, ә күрешеп, күңелле итеп җырлашып утыру иде бу. Илһам абый җырлап җибәрә, Әлфия апа кушыла... Бик күңелле очрашу булган иде, - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Илһам абыйның ярдәмчесе Илһам Хаҗиев. - Икесе дә туксанга таба бара бит инде. Исән килеш соңгы очрашу булганын сизенгәннәрдер. Шулай да сөйләшә алганда телефоннан да аралашып тордылар".

"Бүген төнге 3ләрдә кызы Зөлфия белән сөйләштек. Иртәнге 6ларда Илһам абыйга Әлфия апаның вафаты турында әйттем. "Нишлисең инде, энекәш", - дип бик озак уйланып утырды", - дип дәвам итте Илһам Шакировның ярдәмчесе.

Ул Илһам абый Шакиров исеменнән Әлфия Авзалованың туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашуын җиткерде.

("Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев