Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Илфакның китәсен белдем, аның күзендә нур сүнгән иде” (татар халкы Илфак Шиһапов белән хушлашты)

"Илфакның китәсен белдем, аның күзендә нур сүнгән иде" (татар халкы Илфак Шиһапов белән хушлашты)


“Илфакның китәсен белдем, аның күзендә нур сүнгән иде” (татар халкы Илфак Шиһапов белән хушлашты)Рамил ГАЛИ фотолары

Бүген татар җәмәгатьчелеге танылган журналист, продюсер, җырлар авторы, шагыйрь Илфак Шиһаповны соңгы юлга озатты. Хушлашырга дип килгән халык "Шәһри Казан" редакциясенең залына гына сыймады, күпчелеге аның җәсәден урамда көтеп торырга мәҗбүр булды.


Илфак Шиһаповны белмәгән татар юк. Ул язучы-шагыйрьләр, журналистлар, җырчылар белән дә дус булды. Мәдәният-сәнгатьнең төрле өлкәсендә аның үз урыны бар иде.


Илфак әфәнде турында һәркемнең күңелендә тирән хатирә ята, һәркем аны уникаль шәхес итеп искә ала.


"Иң зур дәрәҗәсе - Илфак Шиһапов дигән исеме"


-Бергә эшләгән коллективның җитәкчесе буларак, абыем һәм терәгем буларак, минем сиңа сөйлисе сүзләрем күп иде әле. Син исән вакытта без сиңа бернинди дә мактаулы исемнәр бирә алмадык. Бернинди дан-дәрәҗәләр дә эшли алмадык. Әмма син аларга мохтаҗ да түгел идең. Илфак Шиһапов дигән исем синең өчен бөтен дан-дәрәҗәләрне алыштырды. Бүген сине озатырга килүчеләр өчен син публика кешесе генә түгел, син аларның күңеленә кагылган якын кешесе.


Илфак нинди генә жанрда иҗат итсә дә, йә елата, йә көлдерә иде, берәүне дә битараф калдырмады. Илфакның иң зур сәләте - кешене битараф калдырмауда. Илфак яшәргә ашкынды, шушы ашкынуы аны талкыткандыр да. Ялгышлары да бар иде. Ул үзенең хаталарын таныды, аңлады. 18 май көнне соңгы очрашуыбызда озак итеп сөйләшеп утырдык. Шунда да ул ялгышларын төзәтергә омтылуын әйтте. Ходай аның бу хаталарын үзе кичерсен, - диде күз яшьләре аша "Шәһри Казан" газетасы редакторы Гөлнара Сабирова.


"Продюсер таланты - аерым бер дөнья"

Озатырга килүчеләр арасында сүз әйтүчеләр шактыйга җыелды. Продюсерлык буенча коллегасы Рифат Фәттахов аның сәнгатькә керткән өлешенә басым ясады.


-Мәдәниятебез тарихында Илфак Шиһаповның роле бик зур, - диде ул. - Алай гына да түгел, ул татар эстрадасында, татар музыкасында миллилеккә нигез салучыларның берсе. Аның продюсер буларак таланты - аерым бер дөнья. Ул чыннан да яшәргә, эшләргә омтылды. Аның бик күп планнары бар иде, бик күп идеяләре калды. Ул искиткеч көчле кеше булды. Һәр адымын уйлап ясады, һәр сүзен уйлап әйтте.


"Социаль челтәрдәге сүзләр - саубуллашу түгел, күңел халәте"


"Татар радиосы" мөхәррире Айваз Садыйров белән Илфак Шиһаповны хезмәттәшлек кенә бәйләми. Алар соңгы елларда шактый дуслашырга, юк сәбәпне бар итеп күрешергә өлгергән.


-Тарих шундый талантлы кешеләрнең иртә күрүен аз күрмәде, күрәсең, бу аның бер ачы законыдыр. Илфак үзен киң җәмәгатьчелеккә оста продюсер, журналист буларак таныткан булса, якын кешеләре аны ачык күңелле, ярдәмчел, юмор хисле итеп беләләр. Безнең радио белән дә аның соңгы арада дуслыгы ныгыды. Идеяләре, киңәшләре белән бүлеште. Ул китеп китсә, радио икенче төрле сулыш ала иде.


Соңгы ике ел елда без бик якын дусларга әйләндек. Соңгы очрашуыбыз радиода булды. Дөресрәге, ул өч тапкыр килергә тиеш иде. Шундый гадәте бар иде аның, килергә тиеш көнне телефонын алмый. Әмма соңыннан шалтырытаып, сәбәбен аңлата иде. Өч тапкыр шулай җыенгач, килеп керде бу. Ай ярым элек. Радиода озак сөйләшеп утырдык. Кәефе әйбәт иде. Болай итәсе бар, алай итәсе бар диде, планнары күп иде.


Социаль челтәрдәге сүзләренә килгәндә исә, кеше дөньядан киткәч кенә аңа игътибар бирә башлыйсың бит ул. Андый фикерләрне гел язды ул. Иҗат кешесенең галәм белән үзе генә белгән сере була диләр. Бу - аның саубуллашуы түгел, бу - аның күңел халәте. Соңгы арада төшенкелеккә бирелгән вакытлары булды, дөрес. Шул мизгелдә шундый фикере булган, ул аны әйткән. Бу аның "Саубуллашам сезнең белән, китәсем килә" дигән мәгънәсе түгел. Кайбер кеше игътибарны да шулай ала. Ул үзенә хатын-кыз тарафынан игътибар җитмәвен тоя иде. Һәм ул үз "битенә" кызлар фотосын куеп, "сагынам" дип язуы җәмәгатьчелеккә яки аерым бер кешегә "минем бар да яхшы, минем кешем бар" дип үзен-үзе тынычландыруы гына. Саубулыгыз диюе дә шул гына дип уйлыйм. Балалар куркыта бит әле, "Өйгә кайтмыйм мин, аны эшлим, моны эшлим" дип. Ир-ат ул һәрвакыт бала. Бу сүзләрне аның үлеме белән бәйләү дөрес түгел дип саныйм, - диде Айваз.


Ул чыннан да дөньяда эз калдырып китте. Аның шигырьләреннән икенче мәгънә дә эзләргә мөмкин. Әмма ул тормыш, яшәеш турында. Аның шигырьләре барысы да үзе турында.


Таңнарда зәңгәр күгем,
Мин Тәңре йөзен күрдем.
Ташламадың бит дидем,
Рәхмәтле була белдем.
Тәңремнән рөхсәтне алып,
Мин юлга чыгам бүген.
Таңдагы моңга уралып,
Мин юлга чыгам бүген.
Иңемә биштәрне салып,
Мин юлга чыгам бүген.


"Бер генә өлкәдә эшләсә дә, танылыр иде"

Язучы, "Безнең мирас" журналы редакторы аның күпкырлы талант иясе булуын искәртеп узды.


-Илфак Шиһапов журналист кына булса да, шәп журналист, язучы булса да менә дигән язучы, юмор өлкәсендә генә иҗат итсә дә танылган юморист булып калыр иде. Продюсерлык белән генә шөгыльләнсә дә, танылыр иде. Ул киңкырлы шәхес булды. Үзен драматургиядә дә сынады. Ул әле эшләгән булыр иде, китаплар чыгарган булыр иде. Аның әле без белеп бетермәгән сәләтләре дә булгандыр, - диде Ләбиб Лерон.


"Татарча көненә бер генә сүз язсагыз да, милләткә файда", - дия иде"

Радик Әхмәтов белән Ләйсән Шәрипова Илфак әфәнде белән хушлашырга Чаллыдан килгән. Үзләрен мәрхүмнең дуслары дип таныштырдылар.


-Без милли хәрәкәттә танышып, җырлары аша яратып дуслашкан кешеләр, - диде Радик. - Милли хәрәкәт җиткерәсе сүзләрне ул халыкка җыр аша җиткерә белде, халык күңеленә туры, дөрес юлын тапты. Кемдер китапны укырга мөмкин, укымаска мөмкин. Ә ул бөтен милли хәрәкәтнең идеясен шулай җиткерде. Милли хәрәкәтнең продюсеры дип тә танырга тиеш без аны. Без аның белән төрле чараларда очраша идек. Чаллыда концертларга көтеп ала идек. Ул искиткеч гади. Шул ук вакытта ул тарихны шундый тирәнтен белә, ул аны кыска гына мисал белән җиткерә белә иде. Аның белән 15 минут сөйләшеп алу бер ел буе тәэсирләнеп, рухланып эшләргә җитә иде.


Аның бер фикере бар: "Интернетка көнгә бер генә тапкыр, татарча бер генә җөмлә булса да язсагыз, әйтик, хәерле иртә дип, татар телен саклавыгыз шул булыр", - ди яиде. Плакат күтәреп митингка чыгудан көчлерәк бу дия иде, - дип искә алды елый-елый Ләйсән.


"Минем өчен бу дөньяны караңгы итеп калдырды"

Илфак Шиһаповның соңгы проекты Айсылу Габдинова да күз яшьләрен тыя алмады.


-Илфак абый бик вакытсыз китте, - диде Айсылу. - Аның кебек яхшы, нечкә күңелле, ярдәмчел, юаш кешеләрне минем бу дөньяда күргәнем юк иде. Аның кебекләр турында "ыштансыз" диләр. Ул соңгы тиенен дә бирергә әзер иде. Ул миңа икенче әти кебек булды. Нәрсә булса да, мин аңа мөрәҗәгать итә ала идем. Ул аңлап, ачуланмыйча кабул итә иде барысын да. Ул минем өчен бу җирне караңгы итеп калдырды.


Сезон ябылды, Сабантуйларга әзерләнә идек. Соңгы тапкыр телефоннан сөйләштек. Аның барысы да әйбәт иде. Планнары зур булды. Безнең яңа проектлар бар иде. Әмма...


"Аның миңа хисләре юк иде, мин аның күңелен тутырганмындыр"


Илфак Шиһаповның социаль челтәрдәге битләрен күзәтеп баручылар белә, ул еш кына "бит"енә бер кызның фотосын куя, "Сагындым", "Якын кешем", "Син бул гына" кебек сүзләр яза иде сурәте астына. "Якын кешесе" белән хушлашырга ул да килгән иде. Җеназа вакытында күз яшьләрен тыя алмады.

-Мин Илфак абыйга бик якын кеше булдым дип беләм. Без аның белән ике ел элек, интернеттан таныштык. Соңгы арада еш аралаштык. Бөтен кичерешләрен, бөтен уйларын сөйли иде ул. Соңгы тапкыр 22 май көнне языштык. Ул бик позитив иде. Аның миңа мәхәббәт хисләре булгандыр дип уйламыйм. Бер-беребезне "поддерживали". Мин аның күңелен тутырганмындыр бәлки, - диде үзен Назгөл дип таныштырган әлеге кыз.


"Безнең арада Илфак кадәр күп эшләүче юк"


Җәвит Шакиров Илфак әфәнде белән март аенда гына редакциядә бинасында сөйләшеп утырган булган. Бүген исә аны соңгы юлга озатырга килгән. Шундый уникаль кешенең арабыздан китүенә ул әле дә ышанмый.


-Илфак Шиһапов дигәч, аның туры сүзле, курыкмыйча үз фикерен әйтә белә торган кеше буларак истә калган. Яңа концерт программасы әзерләгән вакыт булса, һәрвакыт аңа шалтырата торган идем. Киңәшләр сорарга. "Җәвит, кил, әйдә, бер сөйләшеп утырыйк", дия иде. Март аенда гына "Шәһри Казан" редакциясендә күрештек. Ул безнең соңгы очрашу булган. "Яңа программа эшлибез, бәлки берәр юмористик хикәя язып бирерсең?" дигәч, "Җәвит, язам, әлегә вакытым юк, мин сиңа эшләп бирәм", - диде. Шуннан соң шалтыратам, бер-ике тапкыр трубканы алмады. Аннан соң күмпедер вакыттан соң шалтыратты да: "Җәвит, йөгерәм, чабам, җитешеп булмый, мин үз эшемне эшлим", - диде.


Ул шулкадәр күп эшләгән кеше! Шагыйрь, композитор, продюсер... Ничек җитешкәндер? Бик күп чараларга сценарий язу да аның өстендә иде бит. Нинди генә артист мөрәҗәгать итсә дә, ул беркайчан да кире какмый иде. Дус буларак та, сәнгать кешесе буларак та зур югалту бу.


Үлем хәбәрен "Инстаграм"нан күрдем. Шок булды. Кемгә шалтыратырга белмичә азапландым. Башка җырчылардан күргәч, ышанудан башка чара калмады. Яшь, әле күпме энергия, күпме көч иде! Әле җир җимертеп эшли торган чагы иде.


"Үлемен серле итеп, дөньядан "ХАХ" дип көлеп китте"


"Башваткыч" тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров Илфак әфәнденең киткәндә дә сер калдырып китүенә, дөньясыннан көлүенә игътибар иткән.


-Талантлы дидек бит инде. Чыннан да, талантлы. Ул бит язучы, шагыйрь, продюсер, бөтен җырчылар белән дус, язучылар белән дус. Хәтта үләр алдыннан да үзенә пиар ясап киткән чын профессиональ кеше дип әйтер идем мин аны. Социаль челтәрләрдә язып калдырып, кешене тагын бер кат уйландырырга мәҗбүр итеп китә белде ул. Гади генә, кисәк кенә үлеп китте түгел, ниндидер серләр калдырып, ниндидер уйланырлык җирлек калдырып китте. Уйлана-уйлана кешегә төрледән-төрле гайбәтләр чыгарырлык итеп китте дөньядан. Бу чын профессиональ продюсер, профессиональ иҗат кешесе. Ул үлгәндә дә эшләп китте. Кешегә уйланырга җирлек тудырып. Аны зиратка алып кайтучы машинага игътибар иттегезме? Номеры Х200АХ иде. Илфак Шиһапов дөньясыннан "Хах" дип көлеп китте, - диде Зөлфәт.


"Мин горурланам, бу - минем әти"


Мәрхүмне соңга юлга озатучыларга Илфак әфәнденең беренче никахынна туган кызы Зәринә елый-елый көчкә рәхмәт әйтте:


-Әтине шулай хөрмәт итеп килгәнегез өчен бик зур рәхмәт. Бик матур сүзләр әйттегез. Минем бар дөньяга кычкырасы килә: "Мин горурланам, бу минем әтием" диясе килә, -дигәндә хәтта ир-атларның да күзендә яшь иде.


"Үлеменнән соң исеме башка яңгыраш алачак"

Үзенең уникаль, экстравагант фикерләре белән таң калдыручы шәхес, Буа сатира театры җитәкчесе Раил Садриев Илфак Шиһаповның үләсен бер ай алдан белүен әйтте.


-Мин Илфакның үлүен сизендем. Телевидениегә "Таяну ноктасы"на җыелдык. Апрель иде. Илфак соңга калып килде. Күзләрендә нур юк. Әһә, китә бу, минәйтәм. Сөйләшеп тә булмады ул көнне. Илфак кебек кешеләр генә шулай яналар да, шулай китәләрдер инде алар. Аяныч.


Без бик якын аралаша идек. Аннан соң юллар ничектер аерылды. Соңгы күрешүдә озак сөйләшеп утырдык. Авылга кайтты ул, кунып та китте. "Әйдә, Раил, тагын бер юнәлеш уйлап табыйк, синең белән мин тагын нидер булдырабыз төсле" дигән иде.


Илфак җитмиячәк, без аны сизәчәкбез. Әмма аның үлеменнән соң Илфак Шиһапов исеме башкача яши башлачак.


Илфак белән күрешкәч, сөйләшә башласак, ул сине бүлдерә иде дә: "Ярар, үзең нәрсә соң?" дип сорап куя иде. Безнең яхшы менә, син нишләп ятасың? Кешенең бу дөньяда кыласы гамәлләре, эше бетсә, эчәр суы, ашар ризыгы бетсә, яшьме-картмыга карап тормый, барыбер китә. 27 яшьтәме, 49дамы, 99дамы...Килеп-китү арасында, шушы гөнаһлы дөньяда, гөнаһсыз яшәп булмаганны исбатлый-исбатлый, шушы дөньяны яхшылатырга, үзенчәлекле итәргә тели. Барыбыз да сабакка килгән кебек килеп, бер-беребезне табып, ачып, шулай иҗат итеп ятканда, менә Илфак безнең арабыздан китеп барды...


Бу дөньяга килгәчтен дә
Сафлык төсе бирәләр.
Балаларны тугач, юып,
Ак биләүгә төрәләр.

Бу дөньядан киткәндә дә
Аклык төсе бирәләр.
Кешеләрне үлгәч төреп,
Ак кәфенгә төрәләр.

Ак биләүдән ак кәфенгә
кадәр үткән арада.
Бу дөньяны агартам дип,
Кеше күпме карала...


Чулпан ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев