Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илсөя Бәдретдинова: Яңа программама Илфак Шиһапов җырларын кертергә хакым юк

Илсөя Бәдретдинова Илфак Шиһаповның иҗаты онытылыр, дип борчыла.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова иҗатының 15 еллыгына яңа программа әзерли, әмма концертка Илфак Шиһапов җырларын кертү-кертмәү мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән. Бу хакта ул "Интертат.ру" электрон газетасына биргән интервьюсында әйтте.

"Мин бүгенге көндә программа әзерләү өстендә эшлим. Һәм әлегә башта бик зур дилемма: Илфакның җырлары программада булачакмы, юкмы? Мин бөтен йөрәгем белән ул җырларны җырларга теләр идем, алар Илфакның гына җырлары түгел, минем дә җырлар, дип кабул итәм. Чөнки ул җырларны мин чыгарган, җырлаган, елына ике йөзешәр тапкыр башкарган җырлар, алар минем өчен бик кадерле. Ләкин бүгенге көндә минем аларны җырларга хакым юк, бу юридик кыенлыклар белән бәйле", - диде Илсөя Бәдретдинова һәм әлегә юридик мәсьәләләрне хәл итә алмавын белдерде.

Җырчы Илфак Шиһапов иҗат иткән җырларның бүгенге көндә телевидение һәм радио фондыннан алынуын әйтте.

Илсөя Бәдретдинова Илфак Шиһапов иҗаты онытылыр, дип борчыла. "Бүгенге көндә шул хәтле тиз бара бу сәхнә тормышы, ярты ел максимум, әгәр дә җыр ишетелми тора икән, ул бик тиз төшеп кала", - дип саный ул. "Быел да мин Илфакның җырларын программага кертмим икән, алар әкрен генә онытылачаклар, ә кертергә минем хакым юк", - диде ул.

Хәзер Илсөя Бәдретдинова Сарман районында яшәүче шагыйрә Вәсимә Хәйруллина һәм яшь автор Ринат Галиәскәров белән эшләвен әйтте. Яңа программасының ничек аталачагын җырчы әлегә әйтә алмый.

Белешмә: Җырлар авторы, продюсер Илфак Шиһапов белән җырчы Илсөя Бәдретдинованың уртак иҗаты 2002 елда башланды. Иң популяр җырлары - "Президентка хат", "Өметсез юл", "Авылга хочу", "Алсу", "Ялгыш язмыш", "Торып бас" һ.б. Иҗади дуэт 2015 елда таркалды. 2017 елның февралендә "Интертат.ру" электрон газетасына биргән интервьюсында Илфак Шиһапов: "Минем элекке җырларны җырларга Илсөя Бәдретдинованың хакы юк. Бу - контракт нигезендә шулай эшләнә торган әйбер", - дигән иде. Илсөя Бәдретдинованың быелның февраль аенда тәкъдим ителгән программасына Илфак Шиһаповның җырлары кермәде. 2017 елның 30 маенда Илфак Шиһапов вафат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев