Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җинаятьләр саны арта

2016 елда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда хокук саклау органнары төзелеше сизелерлек үзгәрде.

ЭЭМ системасында наркотиклар әйләнешен тикшерү буенча бүлекчә булдырылган.

Бу уңайдан Алабуга районында хәл киеренке кала бирә, чөнки Яр Чаллы һәм Түбән Кама кебек шәһәрләрнең якын булуы һәм район территориясе аркылы Өфе - Мәскәү автотрассасының үтүе нык тәэсир итә. 2008 елдан башлап, районда, бөтен Россиядәге кебек үк, әфьюн кулланучыларның "иске" наркотиклардан яңа психоакив матдәләргә күчүе күзәтелә. Синтетик наркотиклар элек кулланыла торган марихуана һәм героинны кысрыклый. Аларны хәзер аралашмый гына сата башлаганнар.

- Аларның төп өлеше Мәскәүдән, Казаннан һәм Яр Чаллыдан китерелә. Ел башланганнан бирле, законсыз әйләнештән алынган 2 килограмга якын наркотикның 1 килограмм 200 граммы - синтетик төрдән. 2016 елда Алабуга районы территориясендә наркотиклар белән бәйле 60 җинаять теркәлгән ( 2015 елда - 54), шулардан РФ ҖК 228.1 маддәсе буенча - наркотик маддәләр сату - 15 җинаять, РФ ҖК 228 маддәсе буенча - наркотик маддәләрне әзерләү, саклау - 45 очрак ачыкланган, - дип сөйләде ТР ЭЭМ Алабуга районы буенча наркотикларның законсыз әйләнеше буенча бүлек башлыгы Артем Волков.

Аның әйтүенә караганда, гадәттә бу гамәлләрне кылучылар 19-38 яшьләр арасында һәм бәйрәмчә тормыш алып баралар, керемнәре дә шушы шөгыльдән генә.

Кисәтү ысулларының берсе булып андый затларны административ җаваплылыкка тарту тора. Былтыр 69 административ беркетмә төзелгән. 2016 ел мәгълүмәтенә күз салсак, районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә наркотикларга бәйле 226 кеше исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев