Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Инвалид балаларның әниләренә дә заводны күрсәттеләр

Шушы көннәрдә генә “Алабуга” МИЗының гигиена әйберләре җитештерә торган “Драйлок” заводында журналистлар десанты булды.

Республика буенча дәүләт контрактлары кысаларында җитештерелә торган эшләнмәләр сыйфатыннан зарланулар күп булганга, Социаль иминиятләштерү фонды (СИФ – ФСС) тикшерү үткәрергә булган. Өлешчә, сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен аслыклар хакында сүз булган. Очрашуның килеп чыгу тарихы болай: СИФ сыйфат буенча сорау белән җитештерүчегә мөрәҗәгать иткән, шуннан соң завод белән таныштыруны оештырырга карар кылынган. Экскурсиядә шулай ук СИФның Татарстан Республикасы буенча идарәчесе Павел Лоханов, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары катнашты. Әйтергә кирәк, СИФ эшчәнлегендәге юнәлешләрнең берсе булып нәкъ менә инвалидлыгы булганнарны тернәкләндерүнең индивидуаль программасына кертелгән техник чаралар белән тәэмин итү эше тора, моңа сыеклыкны сеңдерә торган махсус эчке кием, биләүләр дә керә. Алабуга районында андый гигиена әйберләрен алучыларның саны якынча 250 кеше, шуларның 50се – балалар.

“Драйлок” заводы дәүләт заказы буенча 2016 елдан гигиена кирәк-яракларын җитештерү белән шөгыльләнә. Шулай да биредә аларның нәкъ менә балалар өчен кирәклеләре турында сүз бара. Сату бүлеге җитәкчесе Дмитрий Агапов сөйләвенчә, сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән өлкәннәргә аслык һәм биләүләрне завод, дәүләт контракты буенча, Татарстаннан тыш, барлык төбәкләр өчен дә җитештерә. Безнең республикада алар әлегә тендер ота алмый, чөнки мондагы товар алдыручылар Словакиянең җитештерүчеләрен хуп күрә.

Пресс-конференцияне ачканда, предприятиянең коммерция директоры Наталья Зайцева инвалид балаларның әти-әниләре белән аралашуга һәм хезмәттәшлеккә алар һәрвакыт әзер, дип билгеләп үтте. Очрашу вакытында, мәсәлән, үзенчәлекле бер баланың әнисе җиткергән тәкъдимне кабул итеп, әзер продукцияне манекенда гына түгел, аларга җибәреп сынарга булдылар. Ятып кына торган инвалид балаларның ата-анасыннан берәү, гигиена чараларын СИФ аркылы алучыларга кимчелекле әйберләр эләгә, дигән сүз йөртүләр булмасынга, завод җитәкчелегеннән бракны үтильләштерү актларын күрсәтүне сорады. Бу гозер үтәлде. Гомумән алганда, очрашу тыныч узды. Ике инвалид баланың әнисе Юлия Ищук, бу җитештерүче әйберләренең сыйфатына карата алай зары булмавын әйтте.

– Кыенлык исә бушлай аслык һәм аларны кайтаруда, – диде безгә Юлия.

Аның ике инвалид баласыннан башка, тагын урында ятучы өлкән туганы бар. Инвалидларга аслык кайтаруда проблемалар бар икән. Мисалга, кеше комиссия тикшерүен үтә, табиблар аслыкны инвалидның индивидуаль тернәкләнү программасына кертә, әмма аларны алганчы, бер квартал, кайвакытта ике, хәтта өч квартал да уза.

– Минем абзый быел февральдә комиссия үтте, ә бушлай гигиена чараларын әле генә ала башлады. Анысы да мин Президент Аппаратына язганнан соң гына.

Экскурсия кысаларында, гигиена кирәк-яракларына тест үткәрелә торган лабораториядә дә булдылар. РФнең ТР буенча СИФ Алабуга төбәк бүлеге башлыгы Илнур Шәймардановның безгә хәбәр итүенчә, гигиена әйберсенең саны инвалидның индивидуаль тернәкләндерү программасына бәйле, ләкин ул тәүлегенә өч элементтан артмый. Үзенчәлекле балаларның әниләре әйтүенә караганда, бу үтә аз, шуңа да алар Россия Президенты Аппаратына күмәк мөрәҗәгать төзергә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев