Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Җир ник елый?”

Балалар лагере "Яшь төзүче"дә беренче смена тәмамланды.

Җырлы-биюле уеннар, бәйгеләр, табигать кочагында булу сәламәтлекне ныгыта. Биредә ял итүчеләрнең кичерешләренә караганда, өч атнаның һәр көне мавыктыргыч һәм тирән эчтәлекле чараларга бай булган. "Стильдә" отряды аеруча активлык күрсәткән: алар шушы арада үткән конкурсларның барысында диярлек беренче урыннарны яулаган.

Балалар үзара дуслашып өлгергән, әйдәманнар да балаларны үз иткән. Шунысы куандыра: һәркемнең сәләте ачылырлык, фикерләргә мәҗбүр итә торган эш төрләренә бай булуы белән лагерь тормышы биредә ял итүчеләр өчен тәҗрибә чоры да булып тора. Өйдә вакытта телефоннарын кулдан төшермәгән яшүсмерләр 21 генә көнгә булса да аларны онытып, вакыйгалар чынбарлыгында кайнады. Иң мөһиме үзара аралашу, шәхси аңны үстерү бит. Мәсәлән, экология елына багышланган акция барышында тирә як мохиткә уңай мөнәсәбәт булдыруның зарурлыгын төшендерүгә ирешкәннәрдер дип уйлыйм. Анда һәр отряд табигатьне саклау турында әзерләгән видеоролигын тәкьдим иткән. Аларның берсе "Җир ни хакында елый?" дип атала һәм ул күп еллар буе урман ешлыгында үсеп, болытларга башын сузган агач теле белән хәзерге яшеллеккә зыян салыну проблемасын ачып бирә. Уйланырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев